Реклама
Җәмгыять
Шахмай музеенда — Халыкара укый-яза белү көне
Уен-викторина Шахмай мәктәбе укучылары арасында узган
Халыкара грамоталылык көне Берләшкән Милләтләр Оешмасы системасында билгеләп үтелә торган көннәрнең берсе. Әлеге көн 1966 елдан билгеләп үтелә башлый. Халыкара укый-яза белү көненең төп максаты — ЮНЕСКО эшчәнлегенең төп өлкәләренең берсе — укый-яза белүчәнлекне үстерүдә җәмгыятьнең тырышлыгын активлаштыру. Укый-яза белү — үткәннәрне өйрәнергә, киләчәккә мирас калдырырга мөмкинлек бирә.
Әлеге чара хакында редакциягә филиал мөдире Гөлүсә Баһаутдинова хәбәр итте.
Чарада Шахмай мәктәбенең 6 сыйныф укучылары катнашкан.
Укучылар белән, иң беренче чиратта, грамоталы булу өчен орфографияне өйрәнү -төп бурыч икәнлеген ачыклаганнар. Бераз фикер алышканнан соң, 6 сыйныфларны ике командага бүлеп, викторина үткәрелгән. Ул ике этапта узган: татар һәм рус телләрен белүгә сораулар бирелгән. Укучылар викторинада бик теләп катнашканнар, сорауларга төгәл җаваплар биргәннәр. Әлеге уен-викторина аларга үзләренең белемнәрен тикшереп карарга һәм үткән дәресләрне искә төшерергә мөмкинлек биргән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев