Үткән якшәмбедә районның барлык торак пунктларында үзара салым буенча референдумнар булып үтте, сайлаучылар бик актив катнашты.
- Гражданнарның күпчелеге куелган сорауларга "әйе" дип җавап биргәннәр, - диде район башлыгы урынбасары Надежда Попкова. - Тавыш бирүдә катнашкан 9214сайлаучының (исемлеккә кертелгәннәрнең 81,1%ы) 8390сы(91,6%) бюллетеньдә күрсәтелгән үзара салым күләме һәм башкарыласы эшләрне хуплап тавыш биргән (һәр АҖ буенча күрсәткечләр астагы таблицада).
Акъяр, Акбүре, Архангел, Зирекле, Шахмай, Тубылгытау, Ленино авыл җирлекләрендә сайлаучылар аеруча актив булганнар.
Шулай итеп, референдумнар оешкан төстә үтте дип әйтеп була, билгеләнгән күләмдә үзара салым акчасы җыюга халыктан ризалык алынган. Хәзер 2018 елның 1 апреленә кадәр үзара салым акчаларын җыясы гына кала. Авыл җирлекләрендә җыелган акчаларга, документлар әзерләгәннән соң, республика үз субсидияләрен (дүрт тапкыр арттырылган) бүлеп бирәчәк. Аннан соң нинди эшләр билгеләнгән, шуларны башкарырга кирәк булачак. Җыелган акчалар катгый рәвештә максатчан, ягъни нәкъ менә бюллетеньнәрдә күрсәтелгән мәсьәләләрне хәл итү өчен кулланылырга тиеш.
Район җитәкчелеге актив тормыш позициясе күрсәткән өчен барлык сайлаучыларга, шулай ук үзара салым буенча референдумнарны әзерләгән һәм тиешле дәрәҗәдә үткәргән өчен авыл җирлекләре башлыкларына,сайлау комиссияләре әгъзаларына, район активына рәхмәт белдерә.
Азат МУСИН. Автор фотосы
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев