Сәүдә өлкәсе - аның гомерлек эше
Шушы юл сайлап алынган икән инде, үзен бөтен гаиләсе белән бу эшкә багышларга хәл итә.
Россия көне уңаеннан район халкын хөрмәтләү көннәрендә Любовь Гулькова, уңышлы эшмәкәр һәм хәйрияче буларак, «ТАССРның 100 еллыгы» мактау билгесе, Рәхмәт хаты һәм кыйммәтле бүләк белән билгеләп үтелде.
Михаил һәм Любовь Гульковлар күпләр кебек үк 80 нче еллар ахырында шәһәргә китәләр. Туган якка – Яңа Чишмәгә - 1992 елда әйләнеп кайталар. Кирпеч заводында эшлиләр, аннары ике К-700 тракторы сатып алып КФХ булдыралар, зур хуҗалык тоталар: өч савым сыеры, симертүдә үгезләр, 50шәр баш дуңгыз тоталар. Көн саен 40-50 литр сөт тапшырганнар. Үзләре терлек азыгы әзерләгән, бәрәңге, чөгендер уңышы (ике зур бакчадан) җыеп алганнар.
- Авыр булды, әмма безгә җирдә эшләү ошый иде. Өстәвенә, бу яхшы табыш китерде, - ди Любовь Александровна. - Сәүдә бизнесына очраклы гына килдем. Без йортны ремонтларга булдык. Район үзәгендәге төзелеш материаллары кибете ул вакытта зур түгел иде. Нәрсә дә булса сатып алырга килсәң, әле берсе юк, әле икенчесе. Кайсы әйбер күпме торуын шалтыратып сорап, еш кына шәһәрләргә йөрергә туры килде. Районда бу эш белән шөгыльләнүче булмавын аңлап, аны үзебез сынап карарга булдык, өстәвенә, без инде бу турыда уйлый башлаган идек. Кредит алдык, әти-әниләр булышты, кибет өчен элеккеге кафе бинасын сатып алдык һәм шулай итеп авыл хуҗалыгыннан башка юнәлештә эш кайный башлады һәм ул күп вакытны алды.
- Ә КФХ?
- Хуҗалык белән аерылышу кызганыч булды, әлбәттә, без барысына да өлгерә алмадык. Сәүдә өлкәсе сайлап алынган икән инде, үземне бөтен гаиләм белән бу эшкә багышларга булдым.
- Әни (ул күп еллар сәүдәдә бухгалтер булып эшләде) башта бухгалтерия эшләре белән булышты. Ирем Михаил Викторович - шофер да, төзүче дә, рухландыручы да булды. Ул яхшы оештыручы - завод белән җитәкчелек итү еллары моңа дәлил. Бүгенге көндә безнең кибеттә 6 эш урыны булдырылган: сатучылар, хисапчы, администратор.
- Эшмәкәрлек эшчәнлеге юнәлешен сайлауда ялгышмавыгызны аңлау өчен сезгә күпме вакыт кирәк булды?
- Мөгаен, өч елдыр, чыгымнарны каплаган вакыт, ә аннары бизнес тотрыкланды һәм табыш китерә башлады.
- Коронавирус буенча карантиннан ничек чыктыгыз?
- Югалтуларсыз. Һәм бу дәүләт ярдәме аркасында: эшчеләргә дә, миңа да хезмәт хакы буенча субсидия бирделәр.
- Үз бизнесыгызны киңәйтергә уйлыйсызмы?
- Әлбәттә, «нинди солдат генерал булырга хыялланмый».
- Улыгыз Романны гаилә бизнесына җәлеп итәргә телисезме?
- Теләр идем. Тәкъдим итәбез, әмма моңа үгетләмибез. Әлегә ул 2 елга контракт буенча армиядә хезмәт итә һәм аңа десант гаскәрләрендә хезмәт итү ошый. Һәрхәлдә, ул үз юлын үзе сайлаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев