Реклама
Җәмгыять
Сергей Финагентов - тренер, остаз, педагог
24 июнь - Яшьләр көне - авырлыклардан курыкмаучылар һәм үзләрен яшь дип санаучылар бәйрәме Лариса Федорова
Һәр кеше тормыш юлын үзе сайлый: кемгәдер бу сайлау җиңел бирелә, ә кемдер үз юлын еллар буе эзли. Сергей Финагентов үз киләчәген мәктәптә укыганда ук хәл итә, яшь чагында кабул иткән карары аңа балалар һәм яшүсмерләр өчен остаз булырга ярдәм итә.
Сергей Яңа Чишмә спорт мәктәбендә йөзү буенча тренер булып 2012 елдан бирле эшли. Ел саен аның янына йөзә белмәгән алты-җиде яшьлек малайлар килә, ә бер-ике елдан соң аларның күбесе спорт ярышларында призер була. Алар арасында йөзү буенча республика ярышларында җиңүчеләр дә бар.
«Безгә бәхет елмайды: күнегүләр өчен яхшы йөзү бассейныбыз һәм, иң мөһиме - нәтиҗәләрне арттыру өчен стимул бар. Һәм бу - бер команда вәкилләре арасында ярышу теләге түгел, ә үз командаң белән зона һәм республика йөзү ярышларында башка район командалары белән беренчелек өчен көрәшү. Әлеге ярышларга бару өчен безнең район даими рәвештә акча бүлеп бирә», - ди Сергей.
Сергей Финагентов үзендә шөгыльләнүче балаларны тиз йөзәргә һәм куелган максатларга ирешергә генә өйрәтеп калмыйча, аларда үз иптәшләренә һәм спорттагы көндәшләренә карата риясыз һәм миһербанлы булуны тәрбияли. Аның уйлавынча, нәкъ менә шушы сыйфатлар малайларда үз-үзләренә булган ышанычны арттыра.
«Спортта, тормыштагы кебек үк, хөрмәт, бер-береңне кайгырту һәм дуслык булмаса, бернинди уңышлар да, җиңүләр дә сөендерә алмаячак. Хәзерге яшь буын бу хакта, нигездә, аңлый. Балалар киләчәктә кем булсалар да, иң мөһиме - яхшы кешеләр булып калсыннар иде. Ә спорт, ул тырышлыкка һәм активлыкка өйрәтә, ә бу сыйфатлар кешегә бәйсез булырга мөмкинлек бирә», - дип саный спорт остазы.
Сергей Финагентов үзе беренче спорт уңышларына ирешер алдыннан Екатерина мәктәбенең спорт залында шөгыльләнгән, мәктәп һәм район спорт ярышларында катнашкан һәм җиңгән, район Сабантуйларында да җиңел атлетика буенча җиңүләр яулаган. Мәктәп елларында ул шулай ук вокал белән дә шөгыльләнгән (педагогы - Юрий Киселев), «Созвездие» конкурсларында призер булган.
Мәктәпне тәмамлагач, Әлмәт физик культура техникумына укырга кергән. Беренче елда ук аны җиңел атлетика буенча җыелма командага алганнар. Анда ук ул спорт гимнастикасы буенча 2 нче өлкәннәр разряды һәм җиңел атлетика буенча шундый ук разряд алган.
«Спорт тормышы вакыйгаларга бай булды, - дип искә ала Сергей студент елларын, - техникум данын республика ярышларында гына түгел, Россия ярышларында да якладык һәм, хәтта марафоннарда да катнаштык. Әлеге техникумда уку спорт ягыннан да, педагогика һәм тренерлык эшчәнлегендә дә бик файдалы булды.
Спорт миңа армиядә дә ярдәм итте. Чиләбе өлкәсендә Спецназ гаскәрләрендә хезмәт иттем. Өйгә сержант званиесендә кайттым. Армиядән соң спорт мәктәбенә эшкә урнаштым һәм Идел буе дәүләт физкультура академиясенә укырга кердем».
Хәзергесе вакытта Сергейның спорттагы шәхси казанышлары өчен бүләкләре арасында намуслы хөкемдарлык, төрле ярышларны оештыруда һәм үткәрүдә ярдәм күрсәткәне өчен Рәхмәт хатлары да бар. Моңа һәр ярышлардан соң үзендә шөгыльләнүче балаларның да бүләкләре өстәлә.
Сергей һәм Ирина Финагентовларның улы Артур да йөзүне үз иткән. Аңа нибары 9 яшь кенә булса да, ул инде йөзү буенча зона ярышларында җиңгән. Биш яшьлек кызлары Арианна да йөзәргә өйрәнгән - кем белә, бәлки ул да, үсеп җиткәч, спорт юнәлешен сайлар. Һәрхәлдә, әти - әнисе: тренер, остаз, педагог Сергей һәм спорт мәктәбендә эшләүче шәфкать туташы Ирина моның шулай булуын теләр иделәр.
Җәйге чорда Сергей Финагентов «Галактика балалары» яшүсмерләр палаткалы лагерында эшли - бу элеккеге «Йолдызлы десант», анда авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр җыела.
Монда да ул үз урынында, - дип сөйлиләр аның турында хезмәттәшләре Наталья Панасенко һәм Станислав Савельев. - Сергей Николаевич кыска вакыт эчендә балаларның дөньяга булган карашларын уңай якка үзгәртә ала торган педагог, ул яшүсмерләрнең үз-үзләрен тотуына йогынты ясый, аларга өмет һәм үзләренә ышаныч бүләк итә ала торган кешеләрнең берсе».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев