Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Сезне ире һәм хатыны дип игълан итәм» - бу сүзләр Яңа Чишмә ЗАГСда 16 тапкыр яңгырады

ЗАГС бүлеге беренче яртыеллыкта никахлашу һәм аерылышулар статистикасын тәкъдим итте.

«Сезне ире һәм хатыны дип игълан итәм» - бу сүзләр безнең ЗАГСта 16 тапкыр яңгырады, - Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге начальнигы Алия Миръякупова шушы санны атады һәм отчет чорында шул ук бүлек тарафыннан нәкъ шул кадәрле үк аерылышучылар санын да әйтте. 

«Аерылышуларның 93%ы суд карары нигезендә теркәлгән, ул вакытта гаилә юридик яктан таркалган, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Алия Миръякупова. - Районда бүгенге көндә никах һәм аерылышулар белән хәл яхшы түгел.  Мәгълүм булганча, гаилә нык булган саен, гаиләдә бала туу һәм аларның санын арттыру мөмкинлеге күбрәк.

 Ә статистика түбәндәгечә сөйли: районда туу турында29 акт теркәлгән. Бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11 балага кимрәк». 

Алия Миръякупова күп еллар район тормышындагы мөһим вакыйгаларның төп шаһиты булып тора һәм ул күңелле яңалыклар белән бик теләп уртаклаша. Аерым алганда, бала туу турында сөйләгәндә, ул быел яңа туган балаларның 8е гаиләдә беренче, 9ы - икенче, 5се - өченче, 7се - дүртенче бала булуын билгеләп үтте.  Быел ата-аналар балаларына биргән иң популяр исемнәр - Ярослав, Әмир, Матвей, Самира, София һәм иң сирәк исемнәр-Тигран, Рәмзис, Фидан, Арман, Афина, Виолетта.

 «Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау безнең бүлек өчен һәрвакыт өстенлекле бурычларның берсе булды һәм булачак. Без район хатын-кызлар советы, мәдәният учреждениеләре, миграция хезмәте белән тыгыз элемтәдә торабыз. Гаилә юбилярларын, күп балалы гаиләләрне хөрмәтлибез, тантаналы рәвештә районның яшь гражданнарына паспортлар тапшырабыз», - диде ЗАГС бүлеге җитәкчесе.

Хисап чорында Яңа Чишмә ЗАГС бүлеге тарафыннан 171 гражданлык хәле акты теркәлгән, 456 юридик яктан әһәмиятле эш башкарылган. Алар арасында 7 акт - ата-ана булуны билгеләү турында, 65 ир-ат һәм 36 хатын-кызның үлүе турында 101 акт (бу күрсәткеч, бәхеткә, узган елгыдан 11 актка кимрәк) һәм башкалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев