Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмайлылар матурлыкны үзләре тудыра

(Ахыры. Башы газетабызның 13 һәм 15 декабрь саннарында)

Мәдәни тормыш кайнап тора
Шахмай клубы 1987 елда төзелгән, 300 урынга исәпләнгән. Монда ял кичәләре, кич утырулар, концерт программалары, гаилә бәйрәмнәре, күңел ачу программалары, төрле даталарга багышланган чаралар үткәрелә. Мәдәният йортында халыкка лаеклы ял оештырып кына калмыйлар, ә талантларны ачарга, үзләренең сәләтләрен тормышка ашырырга да ярдәм итәләр. Монда һәр кеше, төрле түгәрәкләргә язылып, җаны теләгән эшне таба ала: хореография, вокал, фольклор, театр, туган якны өйрәнү, кул эшләре, әдәби түгәрәкләр бар. Бу түгәрәкләрнең барысына да халык бик теләп йөри. 1 октябрьдән клуб мөдире булып Резидә Абдуллина эшли (аның мәдәният өлкәсендәге хезмәт стажы 25 ел). Берничә шигъри җыентык авторы буларак, ул укучыларны "Тылсымлы каләм" әдәби түгәрәгендә шигырьләр укырга һәм театраль түгәрәктә сәхнәдә сөйләү осталыгына өйрәтә. Яшь гармунчыларның "Тургай" түгәрәген Шәүкәт Әдиуллин алып бара, өстәвенә җәмәгать башлангычында.
Клубның сәнгать җитәкчесе Вәсилә Гатауллина өлкәннәрнең "Мирас" театр түгәрәген җитәкли. Халык, шул исәптә пенсионерлар, бу түгәрәккә актив йөриләр, спектакльләр әзерлиләр. Аларның күпчелеге бик матур җырлый, шуңа да Резидә халык ансамбле оештыру турында уйлана. Моннан тыш, Вәсилә балалар өчен түгәрәкләр алып бара, әйтик, "Оста куллар" (крючок белән бәйләү), "Тәмлетамак" (кулинария) һәм "Спаркс" ансамбленең ике бию төркеме. Бию өчен киемнәрне, балаларны да җәлеп итеп, үзе тегә. Быел "Спаркс" "Йолдызлык - 2017" фестиваленең муниципаль этабында 2 урын яулаган.
Августта Шахмайда элекке һәм хәзерге мәдәният хезмәткәрләре, авылның талантлы башкаручылары катнашында клубның 30 еллык юбилеен зурлап билгеләп үткәннәр. Клуб тарихы фойедагы стендта чагылдырылган һәм аңа бик тә сакчыл карыйлар. Клубта Резидә Абдуллина эшли башлагач, республиканың танылган артистлары да еш килә: Закир Шаһбан, Мурат Гайсин, Илсур Мортаза, Мәүлидә Нургали. Иҗат кешесе буларак, ул мәдәни тирәлектә кайный, республиканың байтак кына танылган кешеләре белән дуслашырга өлгергән. Резидә шагыйрьләр һәм язучылар белән киңәшләшә, очраша һәм хатлар языша, алар катнашында халык белән җылы очрашулар оештыра, танылган җырчыларны һәм музыкантларны Шахмайга чакыра.
Клуб татар авылларындагы башка АМЙлар белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Моның җимеше булып күптән түгел булып узган "Дуслык салават күпере астында" дип аталган АМЙ командалары арасындагы ШТК уены тора. Милли татар традицияләрен популярлаштыру йөзеннән "Каз өмәсе" йоласы, "Мең гасыр яшә, Шахмаем!" тематик әдәби-музыкаль кичә уздырылган. Элекке АМЙ директоры Хамис Мөхәммәдиев, Флер Гыйльметдинов, Шәүкәт Әдиуллин, Наилә Баһаветдинова һ.б. мәдәни тормыш активистлары булып торалар: җырлыйлар да, сәхнәдә дә уйныйлар.
Авыл җирлеге башлыгы мәдәният хезмәткәрләренә матди һәм рухи ярдәм күрсәтә. Киләсе елның язында клубта капиталь ремонт ясарга планлаштыралар, монда клуб төзелгәннән бирле ремонт булмаган.
Зур чараларны үткәрүдә еш кына җирле эшмәкәрләр - авылда кибет хуҗалары Әмир Әхсәнов, Әминә Әдиуллина, Ләлә Усманова химая ярдәме күрсәтәләр. Кибетләрдә (ә алар өчәү) кирәкле товарларның барысы да бар, халыктан шелтә белдерү юк. Авылда почта, саклык банкы бүлекчәсе (район үзәгеннән банк хезмәткәрләре график буенча киләләр), полициянең участок пункты (участковый өчен йорт та бар), модульле яңа ветпункт эшли. Соңгы ике бина республика программалары буенча төзелгән.
Китапханә буш тормый
Шахмайдагы китапханә зур, иркен, уку залында танцы оештырырга була. Китаплар фонды - 11 мең 41 данә (татар һәм рус телләрендәге әдәби һәм тармаклар буенча китаплар).
- Төп китап укучылар - балалар һәм пенсионерлар, - дип сөйли Ләйсән Заһретдинова, - эшләүчеләр дә бар, әлбәттә. Алар арасында иң активлары Фәрит Шакиров, Җария Гыйльманова, Шәүкәт Әдиуллин, ул тарихи китапларны, ә Җәрия апа авыл, тормыш турындагыларын ярата. Авыл тарихы музей почмагында, стендларда, Бөек Ватан сугышында катнашучылар - якташлар турындагы альбом куелган Җиңү почмагында саклана. Китапханәче барысын да сакчыл гына җыя һәм истәлекле даталарга карата китап күргәзмәләре оештыра. 10 газета һәм 12 журнал яздырып алалар, шулардан 2 газета һәм 3 журнал балалар өчен. Балалар китапханәгә бик актив һәм кызыксынып йөриләр, алар өчен "Оста куллар" түгәрәге эшли, балалар өчен чаралар үткәрелә. Балаларны укуга җәлеп итәр өчен заманча балалар китапларында хәзер әлеге язучының иҗатын өйрәнү өчен дисклар була. Һәм төп чара узганнан соң балалар Тукай, Пушкин һәм башка язучыларның дисклардагы әкиятләрен бик теләп карыйлар, шунысы сөендерә, китапханәдә ике компьютер (хезмәткәр һәм укучылар өчен)
Hәм, хәтта, телевизор да бар. Хөрмәткә лаек гаиләләр
Шахмайдагы иң өлкән кеше, тыл хезмәтчәне Рәхимә Әсәдулла кызы Сөләймановага 20 апрельдә 95 яшь тулачак, ул улы Ринат белән яши. Сугыш ветераннарыннан бер кеше - Мөхәммәт Мәрдегалләм улы Сөләйманов калган. Авылдагы иң яшь кеше Рияз Харрасов 2017 елның августында туган. АҖ башкарма комитетында безгә туган авылларында калып, әти-әниләре белән бергә, алар турында кайгыртып яшәүче гаиләләр исемлеген бирделәр. Озын исемлектә гаилә башлыклары язылган иде. Болар: Әсхат Шәрипов, Илһам Илалов, Марат Заһретдинов, Рөстәм Мифтахетдинов, Азат Гарифуллин, Ринат Галимов, Фәрит Миннебаев, Фәнис Сәлахов, Наил Гарифуллин, Марат Гарифуллин, Рамил Ганиев, Әхәт Кашапов, Эльдар Енгулатов, Илһам Миннебаев, Рафик Гарифуллин, Алмаз Шәйхетдинов, Илгиз Галәветдинов һ.б. бик күпләр.
Хезмәт сөючән һәм булдыклы кешеләрдән Илһам һәм Рәсимә Гарифуллиннар һәм аларның улы Илдарны үрнәк итеп күрсәттеләр, алар гаилә фермасы тота.
Әлбәттә, бизнес белән шөгыльләнү өчен кыюлык та кирәк. Алар куркып калмаган. Гаилә башлыгы Илһам Гарифуллин фермерлыкта башлап юл салучы. Үз чорында ул ВАМИН да эшләргә теләмәгән, ә үзенә басуда җир межалап бүлеп алып, аны эшкәртә башлаган. Шәһәрдән бердәнбер улы Илдарны да әлеге эшкә тарткан. Ул вакытларда Илдар өйләнгән, бер ел шәһәрдә яшәгән булган, аннан әтисенә ярдәм итәргә авылга кайткан. Гаилә фермасын Илдарга рәсмиләштергәннәр, төзелешкә дип 1 млн. сум грант акчасы алганнар.
Хәзер хуҗалыкта 62 баш үгез, сыерлар, таналар, бозаулар бар, шуларның 24 се - сыерлар. - Эшләр уңай барамы? Табыш кимиме, әллә артамы? -дип сорадык без. - Әлбәттә, эшләр алга бармаса, эшләмәс тә идек, - диде Илдар. - Сүз дә юк, эшләргә җиңел түгел, тик без тырышабыз.
- Эшләмәсәң, керем кими инде, ә без эшлибез бит, - дип җавап бирде Илһам абый.
Фермада өчәү эшлиләр: әтисе, әнисе Рәсимә, Илдар. Эш җитәрлек, өлгер генә. Илдарның хатыны Раилә күбрәк өйдә булыша хәзер, чөнки 6 айлык кызы Хәятне карый (олы улы балалар бакчасына йөри), ә үзе ул мәктәптә завуч булып эшли. Урак өстендә, әгәр дә өлгермәсәләр, сезонлы эшчеләрне җәлеп итәләр. Хуҗалык үз терлекләре өчен азыкны тулысынча үзе әзерли, өстәвенә, сатарга да кала икән. - Шунысы сөендерә, быел ел уңышлы булды, - ди Илдар. Барлык мәйданнарның яртысына (гомуми мәйдан 200 га) күпьеллык үләннәр чәчелгән, бодай белән арыш та бар.
Басуларны үз техникалары белән эшкәртәләр: 3 трактор, 2 комбайн - иген һәм азык урып-җыйгыч, төягеч һәм башка җиһазлар да бар. Әлбәттә, керемнең күп өлеше терлекчелек продукциясен сатудан керә. Фермадан сөтне эшкәртүгә тапшыралар. Бер сүз белән әйткәндә, үзләренә үзләре хуҗа, агроном да, механизатор да, савымчы да, бухгалтер да һ.б. - барысын да үзләре башкара. Бу эш белән шөгыльләнә башлауларына бер дә үкенмиләр, Илдар кире шәһәргә китәргә җыенмый, фермер эшенә чумган. Тракторда һәм комбайнда әтисеннән дә яхшырак эшләргә өйрәнгән. Илһам абыйның бөтен өмете улында, ул аны баш кеше дип саный. Үз хуҗалыклары турында Гарифуллиннар:
- Станокны ничек көйлисең, ул шулай эшли. Аның эшләвен күзәтеп тору гына кирәк. Хуҗалыкны үстерергә тырышабыз, - диләр.
Авылның киләчәге нәкъ менә шундый булдыклы кешеләр кулында дип, һичшиксез, ышанып әйтергә була.
Проблемалар хәл итәрлек
Газета укучыларыбыз, мөгаен, сизгәндер, шахмайлылар һәр җирдә : "Бернинди дә проблема юк", ә клубта исә: "Бездә авылдагы барлык проблемаларны Ильяс Гомәр улы (АҖ башлыгы)хәл итә, шулай булгач, бу уңайдан без кайгырмыйбыз да", - диләр. Бер җирдә дә зарланмадылар, барысы да ихластан: "Бар да яхшы, барысы да җитеш, проблемалар юк" , - дип җавап бирделәр. Шахмайлыларның чыннан да проблемалары юк, чөнки алар аны вакытында хәл итә беләләр, алар читтән ярдәм көтмиләр, кул кушырып утырмыйлар. Һәм менә без дә шахмайлылар матурлыкны үзләре тудыра дигән нәтиҗәгә килдек.
Ольга Иванова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев