Шахмай АҖ: бер проблеманы хәл итәсең, икенчесе туа
«Шахмай авыл җирлеге территориясендә үткәрелгән референдум нигезендә халыктан 340 000 сум акча җыелды.
Дәүләт тарафыннан өстәмә рәвештә 1 360 000 сум күләмендә субсидия бүлеп бирелде. Шахмай авыл җирлегендә Шахмай, Чаллы Башы һәм Чертуш авылларын төзекләндерү буенча планлаштырылган эшләргә 1 млн. 700 мең сум акча тулысынча файдаланылды». Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризовның шушы саннар артындагы отчетында җирле башкарма комитет командасының зур хезмәте тора.
Беренчедән, өч торак пунктта 2 км. 100 м. урам юлларын норматив таләпләргә (ягъни, вак таш салынган) туры китерелгән.
Редакция машинасы шоферы Рәшит Сафин газета хәбәрчесе белән бергә вак таш салынган юлдан йөреп карарга булды. Һәм менә без Шахмай авылының Хәмит Хәйруллин урамында (быел монда 650 метр вак таш түшәлгән). Бик үк тыгызланмаган ташлар өстеннән үткәндә бераз селкетә, ләкин, гомумән, баштагысы белән чагыштырганда, начар түгел. Юллар турындагы сорау белән мөрәҗәгать иткән хатын-кызлар да шул хакта сөйли. Рушания Гатина бу урамда яши. Ул юлның яхшыруын раслый, әмма аның озак вакытка җитәчәгенә ышанмый, моның сәбәбе - инде 60 елдан артык хезмәт иткән су торбаларының еш кына өзелүе. Торбаларны ремонтлаганда су агымы, торба урыннарын казу һәм «яңадан күмү» юлны боза.
АҖ башлыгы бу проблемага түбәндәгечә аңлатма бирә: «Тирәнрәк насослар урнаштырганнан соң да өзеклекләр булды, без аларны халык соравы буенча сатып алдык, чөнки су басымы начар булуга шикаятьләр күп иде. Хәзер басым әйбәт, әмма аңа иске торбалар чыдамый. Аларны алыштырырга кирәк, әмма бу проблеманы хәл итү өчен үз акчаларыбыз җитми, тик нәрсә булса да эшләячәкбез».
Без Чертуш авылында Яшьләр урамы (600 метр), вак таш салынган юлдан ә Чаллы Башындагы Мәктәп урамы буйлап (850 метр) бардык. Халык эштән канәгать. «Шулай да урамнан узучы зур йөк машиналары көпчәкләренә эләккән вак таш юлдан читкә очачак», - ди Чаллы Башында яшәүче Марс Әхмәтов.
- Мондый борчулар нигезле, - дип җавап бирә Ильяс Гаризов, - озакка сузылган көз моңа ярдәм итә, авыл хуҗалыгы техникасын юллардан йөрүдән тыярга була, әмма икенче яктан караганда, техникадан башка зур шәхси хуҗалыкларда берни дә эшләп булмый.
Бу көннәрдә Шахмай авыл җирлегендә халык җыеннары уза, аларда бу мәсьәлә дә күтәрелә. АҖ башлыгы юл өзеклегендә техника йөрүне чикләргә тәкъдим итә һәм аның тәкъдимен авылларда яшәүчеләр дә хуплыйлар.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев