Реклама
Җәмгыять
Шахмай АҖ: юлларны төзекләндерү дәвам итә
Шахмай АҖ гә керүче өч торак пунктта яшәүче халыкның тормыш шартларын яхшырту буенча 2018 елга билгеләнгән барлык эшләр башкарылган яки төгәлләнү алдында. Һәм болар бар да “Үзара салым” программасы аркасында.
Шушы программа эшли башлаган еллар эчендә әлеге АҖ дә күп нәрсә уңай якка үзгәргән, ә менә акча җыюга карата халык карашы үзгәрдеме икән, бу хакта без авыл җирлеге башлыгы Ильяс Гаризовтан сораштык.
- Бәхеткә, безнең халык бу планда актив, акчаны теләп җыялар. Битараф калучылар да бар, бу уртак эш хакына үз акчаларын чыгарып салырга теләмәгән, әмма гомум файдалануда булган нәрсәләрдән баш тартмаучы биш кеше. Шулар аркасында АҖ бюджетына 12 мең сум акча кермәде. Ә менә калган халыкка авыл тормышы “барыбер” түгел, алар төзекләндерү эшләре белән кызыксыналар, контрольдә тоталар һәм, хәтта, булышалар да.
Өч авыл халкыннан быел 360 мең сум акча керде. Республиканыкы белән бергә 1 млн. 800 мең сум булды. Шуның 1 млн 160 мең сумы барлык өч торак пункттагы юлларны норматив хәлгә китерүгә тотылды. Быел Чаллы Башындагы Үзәк, Чертуштагы Яшьләр һәм Шахмайдагы Хамит Хәйруллин урамнарына да вәгъдә ителгән “бәйрәм” килде. Монда инде юллар күтәтрелгән һәм вак таш салынган, хәзер ике авылда да аларга икенче катламны түшәү эше башланды. Октябрь азагына бу эшләр төгәлләнәчәк. Кышын юлларны кардан чистартуга килешү төзелде, үткән еллардагы кебек халыктан бу уңайдан шелтәләр булмас дип уйлыйм. Быел өч авыл өчен биокалдыклар өелә торган территорияне тотып алу буенча эшне төгәлләдек. Моңа 100 мең сум акча сарыф ителде. Шахмайда зиратны тотып алу эше төгәлләнү алдында (50 мең сум). Шулай ук су белән тәэмин итү челтәрләрен лицензияләүгә һәм проектлауга 100 мең сум акча китте.
АҖ территориясендәге барлык дүрт зират тирәсендә дә контейнер мәйданчыклары булдырылды (200 мең сумлык).
Җирле референдумга АҖ башкарма комитеты төп мәсьәләне кертә: 500 шәр сум үзара салым акчасы кертергә сез ризамы?
Җыеласы акчаларга эшләнәсе эшләр инде билгеләнгән:
-юлларны тиешле тәртиптә тоту һәм аларны норматив хәлгә китерү;
-санкцияләнмәгән чүплекләрне бетерү;
-тишелгән суүткәргеч торбаларны ремонтлау, су белән тәэмин итү челтәрләре өчен өч насос (тирәнлек насосы) сатып алу;
-биокалдыкларны вакытлыча өю урынын тиешенчә тоту.
Лариса ФЕДОРОВА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев