Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шахмай музеенда Халык сәнгате елы уңаеннан чара булып узган

Анда чакырылган балаларга үзләренә ошаган бизәкләр һәм төсләр сайлап, читек эскизлары ясарга тәкъдим иткәннәр.

5 апрельдә  «Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Шахмай авылы тарихы музее» филиалында Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елына багышланган чара булып узган. Бу хакта редакциягә музей мөдире Гөлүсә Баһаветдинова хәбәр итә.

«Борын-борын заманнарда безнең әби-бабаларыбыз читекләрне, шулай ук кәвешләрне,чүәкләрне, башмакларны бик яратып кигәннәр. Алтын куллы осталарыбызның каймалап, чәмчәләп теккән затлы, сыйфатлы читекләре башка халыклар арасында да зур дан казанган. Чара барышында балалар үзләренә ошаган бизәкләр һәм төсләр сайлап, читек эскизлары ясадылар», - дип яза ул.

Балалар татар халкының милли баш киемнәре, аяк киемнәре, бизәнү әйберләреннән оештырылган күргәзмәдә актив катнашканнар. Дөньякүләм базарларда дан тоткан читекләргә - «чигелгән итекләр»гә аерым игътибар иткәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев