Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шахмайда социаль объектлар яңартыла

Яңа Чишмә районында мәктәп, балалар бакчалары, клублар, ФАП-лар һ.б. социаль өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча дистәләгән республика программасы эшли. Әлеге максатларга республика бюджетыннан шактый акча бүлеп бирелә.


Без Шахмай авылында булдык, анда республика программасы буенча яңа авыл җирлеге Советы бинасы төзелә һәм Мәдәният йортына капиталь  ремонт бара.
Авыл җирлекләре Советларының административ биналарын төзү һәм капиталь ремонтлау – чагыштырмача яңа программа (3-4 ел эшли) һәм 2018  елга Татарстан  буенча 38  бинаны капиталь ремонтлау һәм 10 яңа объект төзү планлаштырылган (тулаем смета бәясе 100 млн. сумга якын).
Авыл җирлегенең административ  бинасын төзү эшен “Блокстрой“ ҖЧҖ башкара.
- Төзелешне агымдагы елның маенда башладык, -  диде ҖЧҖ директоры Евгений Клюев. - Ике ай эчендә байтак эш эшләнде – фронтоннары белән стеналар торгызу төгәлләнде, бүлмәләр бүленгән, тәрәзәләр урнаштырылган. Хәзергесе вакытта эчке инженер челтәрләрне урнаштыру эше бара һәм түбәне кора башлыйбыз.
Төзелеш эшендә  5 кешедән  торган бригада мәшгуль һәм алар намус белән эшлиләр. Объектның смета бәясе 4,2 млн. сум тәшкил  итә.
- Объектны август азагына сафка бастырырга ниятлибез, - дип ышандырды безне Евгений Клюев.
- Без дә түземсезләнеп өй туйларын көтәбез, - дип, Шахмай АҖ башлыгы Ильяс Гаризов та безнең сөйләшүгә кушылды.
- Хәзер  башкарма комитет иске бинаның бер катында урнашкан һәм без күчкәннән соң анда җирле музей булачак (әлегә ул бер  генә катны били). Яңа бинада уңайлы һәм иркен  булыр дип өметләнәбез.
... АҖ Советының төзелә торган бинасы белән янәшәдә Мәдәният йорты, анда башланган капиталь ремонт эше азагына якынлаша. Быел  республика буенча 42 МЙ һәм клуб ремонтлана, әлеге максатларга 343 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Җирле Мәдәният йортына капиталь ремонтның смета бәясе – 6 млн.сумнан артык. Ремонт эшләрен дә “Блокстрой“ ҖЧҖ төзүчеләре башкара. Планлаштырылган ремонт эшләренең күпчелек өлеше төгәлләнгән инде: кирпечтән зур  витражлар өелгән, тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган, стеналар штукатурланган һәм шпаклевкаланган, җылыту системасы алыштырылган. Монда хәзер буяу эшләре бара, шушы көннәрдә кино залында идән җәю эшен төгәллиләр һәм капиталь ремонт эшләре  азагында төзүчеләр бинага керү урынында бик матур козырек ясаячаклар.
- Барлык эшләрне без августның беренче көннәрендә төгәлләргә тиешбез, - диде Евгений Клюев.
Төзүчеләр үз сүзләрендә торырлар һәм августта капиталь ремонтланган Мәдәният йортында авылның мәдәни тормышы кайнап торыр дип өметләнәбез.
Азат Мусин
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев