Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Шөкер итеп яши белә

20 декабрьдә Акъяр авылында яшәүче Сатдинова Гамбәр Зөфәр кызына 90 яшь тула. Үзенең юбилеен ул гаиләсе һәм якын дуслары арасында билгеләп үтәчәк.


Үз гомерендәге хәтер-хатирәләре белән Гамбәр әби безнең белән дә уртаклашты. Ул күп балалы гаиләдә өченче бала булып (9 энесе һәм сеңелесе арасында) туа. Ничек кенә авыр яшәмәсеннәр, гаиләдә һәрчак татулык һәм хөрмәт булган.
Гамбәр әби 4 сыйныфны тәмамлагач, сарыклар фермасында эшли башлый, анда яңа туган бәрәннәрне җылыту өчен мичкә утын яккан, бәрәннәр караган. 20 яшендә дус кызлары белән Ярославльгә торф чыгарырга киткән. 4 ел эшләгәч, өенә кайта һәм колхоз фермасында эшли башлый.
Үзенең яшьлек хатирәләрен искә алганда ул фәкать эш, дус-кызлары турында гына сөйли, кыз чактагы гашыйк булулар хакында бер сүз дә юк. Тыйнаклыктан микәнни? Баксаң, алай түгел икән шул.
- Миндә беркайчан да андый хисләр булмады һәм яраткан егетем дә юк иде. Авылдашым Әсәдулла Хамәтҗановтан яучылар килгәч, аңа кияүгә чыктым. Миңа бит 27 яшь иде инде.
- Сез ирегезне яратмадыгызмы?
- Яратканмындыр инде. Ни дисәң дә 50 ел бергә яшәдек бит, биш бала үстердек. Балаларыбыз барысы да исән-сау. Әсәрия район үзәгендә яши, ул РҮХ дә шәфкать туташы, Әлфия Акъярда бухгалтер булып эшләделәр, Зиннәт – Яр Чаллыда, ул электр белән эретеп ябыштыручы, Илһам Акъярда механизатор, Руфания дә монда яши, ул Яңа Чишмәдә “Ландыш” балалар бакчасында логопед булып эшли.
- Шушы яшендә дә әнием балаларының эш урыннарын, сигез оныгының һәм алты оныкчыгының да исемнәрен, кем кая укый, нәрсә белән мавыга – барысын да хәтерли, - дип сөйли аның килене Фәридә (каенанасы белән 21 ел бергә яши). – Мисал өчен, ул Гөлназ, нишләптер, күптән кайтканы юк... Алинә шалтыратмадымы? Институтта аның хәлләре ничек икән? – дип сораштыра. - Ә әбинең пенсиясе инде күптән студент оныклары өчен стипендиягә әверелде. Ул яшьләргә булышырга бик ярата. Алар өчен борчыла: өс-башларына бармы, тамаклары тукмы – һәрчак кайгыртып тора. Һәркайсына җылы йон оеклар, бияләйләр бәйләде.
Ә менә барысы да тук булсын дигәннән, улы Илһам үз тарихын сөйләде: 
- Мин мәктәптә укыган елларда иртән безнең урамдагы барлык укучылар бергә җыелып, бер-беребез артыннан “көтүебез” белән һәр йортка кереп, аннан мәктәпкә китә идек. Иртәнге сәгать 7 дә бу “көтү” безнең өйдә була, ә әни бу вакытта мичтән пешкән ипи ала торган иде. Һәм менә шулай ул барыбызны  да кайнар ипи белән сыйлый иде, аның хуш исен яшьтәшләребез әле дә хәтерли, Гамбәр әбинең ипиеннән дә тәмлерәк икмәкне ул чакта да, хәзер дә ашаганыбыз юк әле, диләр. Ул әле үзенең һәм күршедәге балалар өчен иртә белән печенье дә пешерә иде. Оныклар да аның камыр ризыкларын яратып ашый иделәр.
Һәм иң мөһиме, аларның никахларына риза булган өчен Илһам белән Фәридә әниләренә бик рәхмәтле: Илһам Фәридәгә тәкъдим ясаганда, Фәридәнең ике баласы булган. Илһам үзе әйткәнчә, ул барыбер Фәридәгә өйләнгән булыр иде, тик ана фатихасыннан башка алар бәхетле булыр идеме, билгесез. Аның ризалыгын алганга, барысы да уңышлы чыккан. Аларның тагын бер кызлары туган, туганнан алып диярлек аны әби тәрбияли, чөнки әти- әнисе производствода гына түгел, ә үзләренең хуҗалыкларында да күп эшләгән. Аның каравы Гамбәр әби хәзер аларның кадер-хөрмәтендә яши. Юкка гына: “Оясында ни күрсә, очканында шул булыр”, димиләр бит. Гамбәр әбинең йомшак табигате һәм һәр көнгә позитив карашта булуын туганнары да раслый. Һәм бу гаиләдә яки дус-ишләр белән даими аралашуда да ачык чагыла.
Әни күп вакытын үзенең балачак дусты Илалия әби белән үткәрә (аңа да быел 90 яшь тулды), - дип сөйли Фәридә, - алар шундый җылы итеп сөйләшәләр, хәтта күпьеллык дуслыкларына көнләшерлек тә.
Без тагын шуны да белдек: героинябыз белән булган һәр мөһим вакыйганы ул шигырь юлларына салган. Шулай итеп, Гамбәр әби гаиләсендә тулы бер шигырьләр дәфтәре тупланган.
- Нәрсә турында яздыгыз сез, Гамбәр әби?
- Колхоз турында, тормыш, кешеләр хакында.
- Мәхәббәт турында бер генә шигырегез дә юкмы?
- Нишләп булмасын. Бар, мәхәббәт турында да бар, колхозны, тормышны, кешеләрне ярату турында да яздым, - дип елмайтты безне аның җавабы. Гамбәр әбинең шул яшьтә дә юмор хисле булуы мине сокландырды.
Лариса ФЕДОРОВА
 

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев