Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Шәхси хуҗалыклар арасында иң матур кар шәһәрчекләре буенча район конкурсында барлык призлы урыннарны Шахмай авыл җирлегендә яшәүчеләр алды

Авыл җирлегененең өч авылында да бик инициативалы һәм иҗади кешеләр яши.

Шахмай АҖдәге йортлар янында күз явын алырлык шәһәрчекләр пәйда булган. Йорт тирәләре әкияти төс алсын өчен хуҗалар бөтен гаиләләре белән бергә «җиң сызганып» тырышканнар, диярлек. Ул сыннарның матурлыгын сүз белән генә әйтеп булмый, шуңа күрә фото һәм видеоларны карагыз. 
Җирлектәге гаиләләр район конкурсында «Йорт хуҗалыкларын иң яхшы бизәү» номинациясендә катнашканнар. Конкурстагы җюри кар шедеврларын бәяләп, ике беренче урынны Чертуш авылыннан Җиһангировлар һәм Чаллы Башыннан Әхмәтовлар гаиләләренә бирергә карар кылды.

Икенче урын Шахмай авылыннан Ризвановлар гаиләсенә бирелде. 


Беренче булып кар сыннары парадын Җиһангировлар ача.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев