Шәрәфетдин Нургатин: «Тормышымда гаиләмнән уңдым»
5 майда Тубылгы Тау авылында яшәүче Нургатин Шәрәфетдин Разаутдин улына 90 яшь тулган.
Шәрәфетдин Нургатин Югары Никиткино авылында (Тубылгы Тау) крестьян гаиләсендә туа. Ул балачагын җылы итеп искә ала, ачлык белән бәйле авырлыклар хакында бер сүз дә әйтмичә, әти-әнисенең биш баласына карата игелекле һәм кайгыртучан булулары турында гына сөйли. Бала чагында печән чабуда хезмәт куйганын да ниндидер авыр эш дип санамый ул, чөнки янәшәсендә әти-әнисе һәм ике өлкән абыйсы була, алар аңа, иң кечкенә «хезмәткәр» буларак, ял итәргә вакыт биргәннәр. Шундый көннәрнең берсен ул гомердә дә онытмас кебек - бу 1941 елның 22 июне була.
«Иртән салкынча иде, әти һәм ике абый белән без кырга киттек. Әти үлән чапты, ә без, малайлар, аны рәт- рәт салып, кичәге кипкән үләннәрне әйләндерә тордык. Менә-менә кече сеңлем һәм яңа туган энем белән әни дә килергә тиеш иде. Мин аны көтеп, авыл ягына карап алгаладым. Әнинең, гадәттәгечә, безгә иртәнге аш алып килүен, барысын да ашатуын һәм аның да кырда калуын белә идем, чөнки монда эш барыбызга да җитәрлек бит.
Әмма әни урынына авыл ягыннан «сугыш» сүзен кабатлый-кабатлый бер кеше йөгереп килде. Ул көнне бөтен авыл халкы да диярлек печән чабуда иде: хатын-кызлар елый башлады, аларга кушылып кечкенә балалары да. Миңа, тугыз яшьлек үсмергә, сугышның ни белән начар булуын аңлап бетерүе кыен иде, абыйларымның да сораулары барлыкка килде, тик әти дәшмәде - чапкычы белән тагын да ныграк эшли башлады.
«Аны бер елдан соң сугышка алалар. Ул ике тапкыр яралана. Беренче кат яраланганнан соң госпитальдә дәвалангач, янә сафка баса, икенче яралануы аны инвалидлыкка китерә - сул кулындагы бармакларын кисәләр, сул тезе җәрәхәтләнә. Һәм шул хәлдә ул өйгә әйләнеп кайта. Ә аңа ул чакта нибары 40 яшь кенә була бит. Әти гел шулай әйтә иде: «Миңа әле бәхет елмайды, балаларымны коча алам, ә күпме солдат чит җирләрдә ятып калды...» - дип сөйләде безгә Шәрәфетдин ага.
Үзенең әтисе турында безгә аның хатыны Гөлфарух Мулланур кызы да сөйләп алды. Ә кызлары Нәзирә болай дип тә өстәде:
«Бабаларыбыз: әтиемнең әтисе Разаутдин Нургатинның, әниемнең әтисе Мулланур Вилдановның (бәхеткә, икесе дә сугыштан исән - сау кайтканнар) портретлары һәрвакыт «Үлемсез полк» сафында. Бүген исә балаларыбыз мәгълүмат җыеп гаиләбезнең тарихын барлыйлар. Бу безне бик сөендерә. Бабаларыбыз һәм карт бабаларыбыз турындагы истәлек безнең оныкларыбызда һәм оныкчыкларыбызда саклансын».
Шәрәфетдин ага үз әтисе белән горурлана һәм барысы өчен дә аңа рәхмәтле: «Ул безне игелеккә, хатын-кызны – әнине хөрмәт итәргә өйрәтте», - ди.
Бу көннәрдә бераз авырып торган Гөлфарух әбине аның ничек кайгыртуын күргәч, чыннан да Шәрәфетдин аганың игелекле кеше булуына инанасың.
«Без бер-беребезне яратып өйләнештек. Быел 65 ел бергә гомер итүебезне билгеләп үттек, карчыгыма да тиздән 90 яшь тула. Шөкер, тормышыбызда бик күп бәхетле мизгелләр, шатлыклы көннәр кичердек. Өч бала тәрбияләп үстердек, алар да яхшы кешеләр булып үстеләр», - ди Шәрәфетдин ага.
«Әйе, безнекеләр кебек кайгыртучан балалар бары тик тату гаиләдә генә буладыр», - ди Гөлфарух әби.
Юбиляр мәктәп елларында ук, дәреслекләрдә язылганча, зур дөньяны күрергә хыялланган булуы хакында да сөйләп алды. Дөрес, аның хыялы өлешчә генә булса да тормышка ашкан. Җидееллыкны тәмамлаганнан соң, ул колхозда эшли, 1951 елда армиягә алына. Хабаровск краеның Советская Гавань шәһәрендә хезмәт иткән. Чыннан да ул иксез-чиксез булган Тын океанны күрү бәхетенә ирешкән.
Хезмәт иткәннән соң Югары Никиткинога кайта һәм өч ел буе аның армиядән кайтуын көткән кәләше белән алар өйләнешәләр. Яхшы тормыш эзләп, яшьләр Рязань өлкәсенә китә, тау сәнәгате предприятиесендә хезмәт куялар. Шәрәфетдин ага анда машина йөртүчегә укый. Бераз акча эшләп, авылга кайталар. Үзе шофер булып, ә хатыны сыер савучы булып эшкә урнашалар. Җыйган акчаларына йорт сатып алалар. Шушы йортта балалары: Фәридә, Нәзирә һәм Хафизны үстерәләр. Үсә төшкәч балаларының теләкләренә каршы килмиләр, алга таба да укырга телиләр икән, рәхим итсеннәр, укысыннар гына. Фәридә - чәчтараш, Нәзирә - балалар бакчасы тәрбиячесе һөнәрләрен сайлаганнар, Хафиз исә үзенең бөтен гомерен гражданнарның хокукларын яклауга багышлаган, Нурлат шәһәренең ЭЭИ начальнигы вазыйфасында, полковник званиесендә пенсиягә чыккан.
Шофер булып 30 ел эшләү дәверендә Шәрәфетдин ага үзенең йөк машинасында Россиянең күп кенә өлкәләрен йөреп чыга, Литвага орлыклар алырга, Оренбург өлкәсенә саламга барганнар, башка төбәкләрдән мал-туар ташыйлар. «Бар җирдә дә яхшы, әмма туган яктан - Югары Никиткинодан да яхшырагы юк», - дип уйлый Шәрәфетдин ерак юлдан өенә кайтканда. Колхозда аның хезмәтен бәялиләр: ул алты тапкыр бишьеллыкта социаль ярышларда җиңүче була! Нәрсә белән бүләкләнгәнме? Төрлечә: йә күлмәк, йә азык-төлек белән.
Нургатиннар үз хуҗалыкларында һәрвакыт мал-туар асраганнар, иллешәр баш каз үстергәннәр. Гаиләдә иң яраткан ризык - каз итеннән бәлеш булган. Гөлфарух әби теләсә нинди ризыкны искиткеч тәмле итеп әзерләгән.
«Мин хатыннан уңдым, ул бик игелекле һәм кайгыртучан әни, менә дигән хуҗабикә», - ди Шәрәфетдин ага, күз яшьләрен карчыгыннан яшереп.
Хәзер йортта Нургатиннарның кызы Нәзирә дә яши. Түбән Камада үз фатирын калдырып, ул әти-әнисе янына яшәргә кайткан - хәзер аларга аның ярдәме кирәк. Хуҗалыкта, элеккечә, кош-кортлар һәм ике сыерлары бар.
Нургатиннар тарафыннан 30 ел элек төзелгән әлеге матур, зур һәм тиешенчә каралган йортны оныклары да бик яраталар икән. Улы Хафиз һәм барлык оныклар кунакка гына түгел, ә бүлмәләрдә косметик ремонт ясарга, бакча һ.б. эшләрдә ярдәм итәргә еш кайталар. Нургатиннарның 4 оныгы һәм алты оныкчыгы бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев