Шушы җирдән, шушы туфрактан ул...
Петропавел Бистәсендә үткәрелгән II «Бистә боҗрасы» фестивале кысаларында агымдагы елның июль аенда авыл җирлеге башлыгы Дмитрий Никитин тарафыннан Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән хөрмәтләнүчеләр арасында авыл кешесе Патрикеева Валентина Ивановна да бар.
Бәйрәмне алып баручы, «Төзекләндерү» номинациясен игълан итеп, болай диде: "Безнең Бистәдә, килгән кешеләргә күрсәтергә оят булмаган йортлар бар. Хәтта «Үз йортыңны менә ничек яратырга кирәк»дип аталган экскурсия маршрутын да булдырырга мөмкин. Алар арасында Валентина Ивановна Патрикеева йорты да бар". Бу сүзләрнең дөреслегенә без авыл урамнарыннан үтеп инандык. Валентина Ивановнаның йортын шунда ук тапмадык әле. Беренче карашка-йорт йорт инде. Әйе, барысы да чиста һәм пөхтә, участок тирәсендәге үлән чабылган, сукмак себерелгән, ә бакча тулы төрледән-төрле чәчәк, - кыскасы, барысы да башка авылдашларыныкы кебек, икенче яктан караганда, әлеге йорт хуҗабикәсенә тиздән 77 яшь була икән.
Бакчага кереп, ничек кенә тырышсак та, бер чүп тә тапмадык. Бакчаның бер өлешендә, парадта күк, тигез, өелгән бәрәңге гөрләп утыра. Суган, кишер, чөгендер түтәлләре, төрле тәмләткечләр хуҗабикәне уңышлары белән сөендерә. Куаклар җиләк-җимешләреннән бушаган инде, алардан Валентина Ивановна кайнатмалар әзерләгән. Өйдә дә чисталык хөкем сөрә, ә иҗади дизайн (барысы да якты төсләрдә) үзе тарафыннан башкарылган.
- Участокта күпме вакыт үткәрәсез соң?
- Мин җылы көнне урамда үткәрәм. Тик бу көне буе хезмәт куям дигән сүз түгел. Ир-атлар көче таләп итә торган эшне улларым Николай һәм Юрий башкара. Алар Тольяттида һәм Түбән Камада яшиләр, әмма кайталар һәм булышалар, - ди Валентина Ивановна. - Бакчада барысын да үз вакытында эшләргә кирәк, "иртәгә" калдырмаска, шулай эшләгәндә, үз хезмәтеңнең нәтиҗәләрен күреп сокланырга да, авылдашлар белән аралашырга да, гөмбәгә барырга дә вакыт калачак. Авылда тормыш-оҗмах, - ди әби.
Ә бит 1969 елда Бистәдән ире һәм олы улы белән шәһәргә киткәндә, Валентина Ивановна үзен кабат авыл тормышы тартып кайтарыр дип уйламагандыр да, чөнки колхоз фермасында сыер савучы булып ун еллык авыр хезмәт, юлсызлык һәм төнге урамнарның караңгылыгы Түбән Камадагы яңа завод цехлары һәм яктыртылган тротуарлар белән чагыштырырлык та булмый ул чакта. Ул утыз өч ел шин заводында эшләгән, Түбән Камада дуслары, фатиры булган, уллары да туган, барысы да яхшы булган, әмма йөрәге кече ватанын юксынган. Авылда туганнары янында булып, кайбер торак йортлар рәтләренең ничек сирәгәюен, урамнарның юкка чыгуын күргән. Өлкәннәр генә авыл тормышының төп органы – чиркәүне, Бистәне яңартуга өмет итеп, булдыра алганча саклап кала алганнар һәм булдыра алганча ярдәм иткәннәр. Хәзер аларның хезмәтләре һәм өметләре юкка булмавы ап-ачык.
- Олыгая барган саен, мине Петропавел үзенә ныграк тартты, - ди Валентина Ивановна. – Бик тә өйгә кайтасы килүне аңлар вакыт җитте. Хәтта Афанас авылыннан (аннан бик еракта яшәмәгән) ишетелгән этләр өргәне дә күңелемне йомшартып күз яшьләренә кадәр кадәр җиткерә иде. Һәм мин күченеп кайтырга карар иттем. 2002 елда Бистәгә берүзем генә кайттым: иремне 1989 елда ук җирләгән идем инде.
Валентина Ивановна өй сатып ала (ул елларда буш йортлар җитәрлек иде) һәм шунда ук аның күңеленнән авыр таш, моңсулык юкка чыккандай була. Биредә ул туган җирендә рухи һәм физик көч артуын тоя, үз торагын төзекләндерүгә тотына, шуның белән бергә авылның рухи тормышына да кулдан килгәнчә өлеш кертә башлый.
Бүген Валентина Ивановна Патрикеева бик бәхетле. Авылдашлары белән бергә Бистәдәге зур, хәтта кечкенә үзгәрешләргә дә сөенеп туя алмый. Биредә буш йортлар кими бара, кешеләр туган якларына әйләнеп кайта, пенсионерлар гына түгел, яшьләр дә. Рухилык, мәдәният һәм халык традицияләре яңадан торгызыла. Петропавел Бистәсендә авылда туып, читтә уңышлы гына яшәүчеләр ярдәме белән дә биредә күп кенә үзгәрешләр бара.
Лариса ФЕДОРОВА
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев