Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Сөлчәбаш җирләре чишмәләргә бай

Су, билгеле булганча, табигатьнең бәһасез бүләге һәм безнең байлыгыбыз, аны сакларга кирәк.

Сөлчәбаш поселогы тирәсендәге җирләр чишмәләргә бай. Бу хакта аның территориясендәге күп санлы күлләр, буалар, уйсу урыннар сөйли. Биредәге Сөлчә елгасы нәкъ менә шушы чыганаклар белән тулылана. Сулыкларда су бик салкын, чиста, кешеләр, балык та бар, диләр. Әйе, без моны үзебез дә күреп инандык, яр буенда балыкчылар утыра иде.

Чишмәләр, җирне ашап, бөтен җиргә үтеп керергә омтылып, өскә чыга. 90 ел элек нәкъ менә шушы иркен җирдә Яңа Ибрай авылыннан беренче күчеп килүчеләр ике борынгы чыганак арасындагы күңелләренә охшаган территорияне сайлап, поселок төзегәннәр. Алар хәзер дә бар, берсе керү юлында «Тубән оч», икенчесе урман янында - «Вахит чишмәсе» дип атала.

«Тубән оч» дигән гади кое 2006-2007 елларда менә дигән ял итү урынына әверелгән. Чишмәне нефтьчеләр ныклап төзекләндергәннәр. Бер яктан без өстәл һәм эскәмияләр белән беседка, мангал, чүп-чар өчен контейнер күрдек, табличкада чишмә паспорты белән таныштык. Күрше уйсулыктагы агач күләгәсендә аяклар дымлылыктан тотмый, бата башлый. Күз алдында почмакларда металл конуслар белән әйләндереп алынган турыпочмаклы мәйданчык. Конуслар – бу чишмә икән инде, дөресрәге, аның «йөрәге». Ул, фильтр күк, суны үзе торбага-артериягә җибәрә. Асфальт юл ягыннан төшкәч, күпер буйлап башка беседкага килеп чыгасың, анда су торбадан тышка агып чыга. Беседка эчендә дә эскәмияләр, бетон идән, ике кружка эленеп тора. Авыл җирлеге башлыгы Җәүдәт Җәләлетдинов сүзләренә караганда, чишмәдән бик файдаланмыйлар, гәрчә биредә су тәмле булса да. Күбрәк шәһәр кешеләре бирегә су артыннан, балачак һәм яшьлек елларын сагынып килә икән.

Сөлчәбашка килгән көнне «икмәкле көн» гә туры килдек, шуңа күрә поселокның бердәнбер урамында халык күп иде. Сишәмбе, пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә җирле кибеткә автолавка ипи алып килгәч, халык әнә шулай дип атый. Балалар ата-аналары кушуы буенча яңа икмәк артыннан килгәннәр, өлкәннәр җирле чишмәләр турында сорауларга бик теләп җавап бирделәр.

Роза Хәсәнова биредә өч ел яши, шәһәрдән кайткан, ә үзе монда туып-үскән. Туган ягына кайтучылар авылда бик күп. Ул элек авыл халкының чишмәләрдән суны эчәр өчен генә алулары турында сөйләде. Керләр, идәннәр юу өчен авыл артындагы елга суыннан файдаланганнар. Хәзер чишмәләргә су артыннан беркем дә йөрми,су бөтен йортта бар.

Урман янында урнашкан «Вахит чишмәсе» белән янәшә совхозның йорт куяннары фермасы торган. 70нче еллар уртасында аның әти-әнисе шунда эшләгән һәм ул ярдәм итәргә йөргән.

- Бу чишмәдә ферма хезмәткәрләре самавыр куеп, төшке ашны бергә ашадылар. «Вахит чишмәсе» ндә су бик тәмле, йомшак. Миңа «Тубән оч»тагыга караганда күбрәк ошый.

Бу аңлашыла да, балачакта эчкән су татлы була, бигрәк тә күңелле чәй табыны янында.

Сатучы Гөлнара Ломанова бабасының урман янында умарталыгы булуын сөйләде. Бала чакта анда бал белән сыйланырга һәм чишмәдән су эчәргә йөргән.

Йорт куяннары фермасында эшләгән 79 яшьлек Наҗия Сөләйманова суны чишмәләрдән генә түгел, урамда урнашкан бик тәмле сулы 4 коедан алуларын да искә төшерде.

 

«Вахит чишмәсе»нә таба юл тоткач, без юл буйлап зур сулык күрдек. Безгә аны урман аша уза торган чыганаклар барлыкка китерүе турында сөйләделәр. Җирле халык аларны һәм сулыкның үзен «яңа Сөлчә башы» дип тә атыйлар.

Урман чишмәсенең риваяте бар. Сөлчәбаш урманнарында узган гасырда патша хезмәтеннән качкан Вахит исемле кеше яшеренеп торган диләр. Гөмбә, җиләк-җимеш, чикләвек белән тукланган, ә эчү өчен кое казыган.

Озак вакытлар чишмә ташландык хәлдә буган. 90 нчы елларда аны мәктәпкә беркетәләр. Шефлык берничә ел дәвам итә, әмма соңыннан укучылар саны кимеп, чишмә икенче планга кала. Һәм аның тирәсен авыл җирлеге хезмәткәрләре генә чабып торган.

Өч ел элек «Татнефть» компаниясе чишмәләрне төзекләндерү программасы буенча «Вахит чишмәсе»н ныклап төзекләндерергә теләгән. Вәкилләр килгән, проект өчен барысын да үлчәгәннәр. Тик тиздән компаниядә үзгәртеп кору булу сәбәпле, эш барып чыкмаган. Авыл җирлеге башлыгы шалтыратып, берничә тапкыр сораса да, нәтиҗәсез.

Һәм менә ата-бабалары чишмәсе җир йөзеннән юкка чыкмасын өчен, 2019 елның августында җирле халык «Вахит чишмәсе»н үзләре төзекләндерергә карар кылган. Алар фикеренчә, аларның асфальт җәелгән, су, газ кергән, урамнары яктыртылган авылларында чишмәләр юкка чыгарга тиеш түгел. Шуңа күрә кемдер койма өчен нигез алып килгән, авыл җирлеге башлыгы япма -гөмбәч тапкан, биредәге КФХ башлыгы Гөлчәчәк Әхмәтвәлиева бетон боҗра биргән. Иске агач койманы металл койма белән алыштырганнар, бетон юл салганнар, боҗра урнаштырганнар,су агу өчен торба үткәргәннәр. Урманга җиләк-җимеш һәм гөмбәгә барганда сөлчәбашлылар чишмә янында туктап, төзекләндерүдә катнашкан һәр кешегә рәхмәт белдерәләр. Болар-абыйлы-энеле Шамил һәм Зөфәр Ногмановлар, Камил Шәйхетдинов, Газизулла Зартдинов, Нурислам Зәйнәбетдинов, абыйлы-энеле Илдар һәм Сәүбән Шәвәлиевлар һәм башка авыл кешеләре.

- Әлбәттә, зур территорияне чистартып, беседкалар да куйсаң, яхшы итеп төзекләндерсәң, бер дә начар булмас иде, - ди Җәүдәт Җәләлетдинов. - Ходай су биргән икән, аны сакларга, чистартып торырга кирәк. Әмма, барысы да бездән генә тормый шул, финанс ягы кыенрак.

Күпләр Сөлчәбашка, үз чишмәләренә әйләнеп кайта. «Родина» һәм «родник» сүзләренең тамыры бер булуы юкка гына түгел. Авыл бетмәсә, чишмәләр  дә ташландык хәлдә булмас. Сөлчәбашлыларга бу иркен урынга ник кайтмаска? Иске Сөлчә урынына «яңа Сөлчә» чыганагы бәреп чыга һәм киңәя ... Тормыш дәвам итә…

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев