Сөлчәбашның тере тарихы
Сугыш ветераны Касыйм Шәйдулла улы Шәрифуллин Җиңү көне алдыннан район газетасы битләрендә күп тапкырлар сугыш елларына туры килгән яшьлеге турында сөйләде. Соңгы тапкыр хәбәрчеләребез Сөлчәбаш авылында 4 ел элек булган иделәр. 9 май алдыннан без кабат ветеран янында булдык, тик бу юлы мөһим вакыйга - Касыйм Шәйдулла улына 90 яшь...
Инде менә ике ел - хатыны вафат булганнан бирле ул Яңа Чишмәдәге кызы Гөлиядә яши икән. Ул кунакларны ачык йөз белән каршы алды, кул биреп күреште. 90 яшь тулуга карамастан, ул әле бик матур, таза-сау күренә, бер 20 яшькә яшәреп киткәндәй тоела. - Мин бик әйбәт яшим, - дип алдагы сүзләрне ул раслап та куйды.
- Сөлчәбашта әти-әни йортына күршеләр күз-колак була, җәйләрен ул дача хезмәтен үти, шәһәрдән ир туганнарым кайтып, бакчасына яшелчә утырталар. Әти анда кунакка гына кайта. Узган җәйдә авылда 3-4 мәртәбә булды, - дип сөйли кызы Гөлия.
Касыйм Шәйдулла улын язмыш 4 яшендә Сөлчәбаш белән бәйли. Ул әле дә хәтерли, әтисе ат арбасына энесе белән икесен утыртып шушы авылга алып килә һәм шунда төпләнеп кала.
Поселок 1927 елда нигездә Яңа Ибрай авылыннан күчеп утыручылар хисабына калкып чыга. Коллективлашу, фронт, демобилизация, булачак хатыны Газизә белән очрашу, балалар туу, колхозда балта осталары - төзүчеләр бригадасы бригадиры булып эшләү- Сөлчәбаштагы тормышы ил тарихы, ил язмышы белән үрелеп бара. Кечкенә авылда халык бер-берсен яхшы белә, алар туганнар кебек бик якын була. Сугыштан соң ул авыл елъязмасын яза башлый, көн саен биредә, авылдашлары, үз тормышында булган вакыйгаларны, хәтта һава торышын да язып бара. 65 елдан артык ул бөртекләп Сөлчәбаш тарихын җыя. Өлкәннәрдән, картлардан сораштырып, 26 гаиләнең (Сөлчәбашлылар) шәҗәрәсен, һава торышын күзәтеп, фаразлап үз календарен төзи, шигырьләр дә яза. Кызганычка каршы, аның көндәлекләре (1947-71 елгы) янгын вакытында юкка чыга. Күнегелгән гадәте буенча ул әле дә узган көнен язып-барлап куя. Ул моны нәрсә өчен эшли соң? "Бу балаларга, оныкларга, килер буыннарга кала, ә Сөлчәбаш турында көндәлекләрем - авыл турында хатирә булып калачак", - ди. Туган авылының тарихта "ак тап" булып, онытылып бетмәве өчен тырыша. Сугыш турында мемуарлары да бар. 1942 елның маенда фронтка чакырыла, Волоколамск янында кул сугышларында башлап сугышка керә. Пехотачы Смоленск янында барган сугышларда беренче кат, аннан икенче кат яралана. Госпитальдән чыккач аны Ульяновскига танк училищесына укырга җибәрәләр. Ул данлыклы Т-34 танкын коручы була, сугыш беткәнче 180 нче аерым танк батальоны составында сугыша. Кызылармияче кенәгәсендә аның бөтен яралары күрсәтелгән: аягындагы кыйпылчыклары, кулы аша пуля тишеп үткән яралар, иң авыры - күкрәк читлегендә - Курск дугасында алган, аркасындагы калган җөе әле дә саклана. Җиңүне ул Көнчыгыш Пруссиядә каршылый. Өенә 1947 елны гына кайта, 2 ел Германиядә Совет гаскәрләре составында хезмәт итә. Сугыштан соң 2 төркем инвалидлыкка чыга.
Касыйм Шәйдулла улының сугыш турындагы һәм туган якны өйрәнү язмаларын гаиләдә кадерләп саклыйлар. Гөлия аларны системага салырга ниятли. Оныгы Ләйсән бабасының балачагы, яшьлеге турында сораштырып, сөйләгәннәрен язып алган, компьютерга керткән, иске һәм хәзерге фоторәсемнәрдән фотофильм ясаган. Оныклары фронтовик бабалары белән бик горурланалар. Кызының сүзләренә караганда, ул әле дә эшсез торалмый, бакчада булыша, мунча яга. Күршеләре белән аралашырга йортка, урамга чыга. Алар күпкә яшьрәк булсалар да бабай белән рәхәтләнеп сөйләшәләр - аралашалар. Аның сәламәтлеге, һава торышының нинди буласы турында, төзелеш эшләре буенча киңәшләр сорыйлар. 15 майда биш кызы, өч улы, 17 оныгы (оныкчыгы да бар) гаиләләре белән Сөлчәбаш авылына Касыйм Шәйдулла улының өенә - юбилей тантанасына җыелачаклар. Башта әбиләре-әниләре Газизәнең каберен зиярәт кылачаклар. Юбилейны зурлап үткәрергә җыеналар, чөнки бабалары - бик шәп, районда озак яшәүче, крайны өйрәнүче энтузиаст, фронтовик, Бөек Ватан сугышы орденнары кавалеры, "Батырлык өчен" медале иясе, бүләкләренең саны-исәбе юк. Һәм игелекле, яраткан газиз кешеләре. Күптән түгел Касыйм Шәйдулла улы бер-бер артлы ике оныгын кияүгә биргән, димәк, чираттагы оныкчыклар да озак көттермәс. Тормыш та, елъязма да әле дәвам итә.
Ольга ИВАНОВА
Сугыш ветераны, 90 яшьлек юбиляр Касыйм Шәйдулла улы Шәрифуллин
кызы Гөлия һәм оныгы Салават белән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев