Шахмай авылында «Сәмум» кораблендә хезмәт иткән егетләр белән очрашу булып узды
Бу хакта редакциябезгә Шахмай авылы тарихы музее мөдире Гөлнар Сабирова хәбәр итте.
«Ел саен, 19 мартта су асты диңгезчеләре көне билгеләп үтелә.
Хәрби-диңгез флоты һәрчак Россиянең оборона куәтенең нигезе булды, ә хәрби диңгезчеләр (моряклар) исә һәрвакыттагыча илебезнең горурлыгы, алар тарафыннан тарихка күркәм сәхифәләр язылган. Хәзер дә флот елдан-ел яңара, хәрби куәтен арттыра бара. Диңгез-океан киңлекләрендә Ватанны саклау һәрчак горурлык булып кала бирә.
Шушы бәйрәм уңаеннан Шахмай авылы тарихы музеенда «Сәмум» кораблендә хезмәт иткән диңгезче егетләребез (Илгиз Хәбибуллин, Илгиз Ганиев, Ислам Илалов, Ранис Баһаутдинов) белән Шахмай урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары арасында очрашу булып узды. Кичәдә шулай ук Рушания Гатина, Гөлнур Нуруллиналар да катнашты. Аларның уллары, Азат Гатин («Адмирал Кузнецов» кораблендә) һәм Райнур Нуруллин («Сәмум»да), Ватан алдында изге бурычларын үтәп, диңгез флотында уңышлы хезмәт итеп, исән-сау туган якларына әйләнеп кайттылар, ләкин рәхимсез үлем аларны вакытсыз безнең арадан алып китте. Шулай ук бүгенгесе көндә армия сафларында хезмәт итүче бердәнбер авылдаш егетебез - Шагаипов Ленарның әнисе Ленара да чакырулы иде.
Очрашу Азат белән Райнурның рухларына дога кылудан башланып китте, рухлары шат, урыннары җәннәт түрләрендә булсын. Аннан соң әниләре улларының кайда, ничек хезмәт итүләре турында сөйләделәр һәм Рушания апа Азатның хәрби киемен музейга тапшырды.
Кичәне диңгезче егетләребез дәвам итте. Алар укучыларга үзләренең хезмәт еллары, солдат тормышындагы кызыклы вакыйгалар турында сөйләделәр, беренче тапкыр диңгезне күргәндәге уй-кичерешләре белән уртаклаштылар. Хәрби белемнәренең ныклы икәнен күрсәтеп, диңгез викторинасы сорауларына төгәл җавапларын бирделәр. Дөрестән дә, диңгезчеләр көчле рухлы һәм сәламәт егетләр, аларның төп сыйфатлары – ихтыяр көче, батырлык, җаваплылык, бердәмлек. Юкка гына аларның хезмәтен космонавтлар хезмәте белән чагыштырмыйлар.
Очрашу бик җанлы, мәгънәле булды, чөнки яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү бүгенге көннең иң мөһим проблемаларының берсе булып тора»,-дип яза ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев