Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

СНИЛС дубликатын РПФ сайтында Шәхси кабинеттан алырга мөмкин

Шәхси лицевой счетның иминият номеры (СНИЛС) гражданнарның пенсия  счетына бер тапкыр һәм бөтенләйгә беркетелә.

Бу номер мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгында - “РПФ-ның яшел карточкасында“ чагылдырыла, аны кеше югалтырга да мөмкин. Әгәр дә бу хәл килеп  чыга калса, таныклыкны яңадан булдыру гади эш. Россия  Пенсия фонды сайтындагы  Шәхси  кабинетта элекке СНИЛС белән мәҗбүри пенсия иминияте таныклыгы алуга гариза бирү сервисы эшли. Сервис сезнең СНИЛС-ны электрон сыйфатта күрсәтеп иминият таныклыгын булдыра.
Таныклык дубликатын гадәтләнгән “яшел карточка“ сыйфатында алу өчен РПФ-ның клиентлар белән эшләү хезмәтенә яки күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Исегезгә төшерәбез, белгеч тарафыннан кабул итүләргә 2-26-71, 2-25-81 телефоны буенча алдан язылырга кирәк.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев