Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль яклау өлкәсендә коррупция. Көрәш, рисклар, профилактика

Районда халыкны социаль яклау һәм социаль түләүләрне рәсмиләштерү өлкәсендә коррупция куркынычларын киметү буенча нинди чаралар күрелә, бу хакта без социаль яклау бүлеге начальнигы Наталья Гурьева белән сөйләштек.

-Наталья Николаевна, район халкы өчен күпсанлы ярдәм чаралары гамәлдә, чиновникларның үз вазыйфаларыннан файдалануларын булдырмас өчен учреждениеләрдә нинди чаралар күрелә?

— Бүгенгесе көндә социаль яклау органнары тарафыннан гражданнарның төрле категорияләренә айлык субсидияләр, пособиеләр, стипендияләр һәм бер тапкыр бирелә торган түләүләр (45 төрдә) тәкъдим ителә. 2022 елда түләүләрнең гомуми суммасы 74 млн. сум тәшкил итте. Социаль өлкәнең бөтен эше диярлек халык өчен регламентлаштырылган һәм ул һәркемгә ачык. Социаль яклау органнарына килгән һәр граждан, белгеч кабул иткәнче, көтеп тору залында үзенә кирәкле хезмәт күрсәтүнең административ регламенты, хезмәт күрсәтүнең вакыты һәм нинди документлар кирәклеге белән таныша ала. Шулай итеп, хезмәт күрсәтү вакытын нигезсез озайту һәм гариза бирүчедән регламентта каралмаган документларны таләп итү мөмкинлеге юк. 
Бүгенгесе көндә өстенлекле бурычларның берсе булып дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталы аша халыкка социаль ярдәм чараларын күрсәтүнең дистанцион формаларын кертү тора. 

— Гражданин килде һәм гариза бирде, ди. Аннары нәрсә?

-Барлык социаль яклау чаралары «Татарстан Республикасы халкының социаль регистры» дәүләт мәгълүмат системасында формалаша. Бу система көн саен диярлек яңартыла һәм камилләштерелә. Бу система кысаларында без ведомствоара электрон хезмәттәшлек аша түләүләрне формалаштыру өчен кирәкле мәгълүматның шактый зур өлешен алу мөмкинлегенә ия булабыз. 

Хәзер гариза бирүчегә хезмәт алу өчен шактый күләмдә документлар туплап килү кирәк түгел. Без үзебез салым, паспорт-виза хезмәтләреннән кирәкле мәгълүматларны алабыз, шулай ук социаль иминият фонды, ЗАГС, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, Росреестр, сәламәтлек саклау, мәгариф органнары, торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүчеләр белән үзара хезмәттәшлек итәбез. Бу чиновник белән гариза бирүченең үзара бәйләнешен киметергә мөмкинлек бирә. Әлеге системаның мөһим функцияләренең берсе — ведомствоара хезмәттәшлек системасы буенча алынган мәгълүматны автомат рәвештә формалаштыру. Шулай итеп, социаль түләү күләмен исәпләгәндә «кеше факторы» булдырылмый.

— Системада эшне кем контрольдә тота?

— Система үзе онлайн режимда бар. ТР Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгының контроль бүлекләре теләсә кайсы вакытта районнардан кәгазь документлар сорамыйча, теләсә нинди түләү буенча планлы яки планнан тыш тикшерү үткәрү мөмкинлегенә ия.

— Ә пенсионерлар өчен санаторийларга юлламалар нинди принцип буенча бүленә?

— Биредә бердәм республика чираты гамәлдә. Санатор-курорт юлламаларын бүлү бөтен республика буенча автоматлаштырылган режимда уза. Санатор-курорт юлламасы гражданга автомат режимда беркетелә. 

— Хәзер иң популяр ярдәм чарасы — социаль контракт. Социаль контракт нәрсә ул, шул хакта сөйләгез әле?

— Социаль контракт — түбән керемле кеше белән социаль яклау бүлеге арасындагы килешү. Социаль контракт Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән булган аз керемле гражданнарга бирелә. Ул халыкны социаль яклау бүлеге һәм үзмәшгуль буларак эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашырырга, шәхси ярдәмче хуҗалык алып барырга ниятләгән граждан арасында төзелә. Шул ук вакытта гражданнар үзләренең матди хәлен яхшырту буенча йөкләмәләр ала. 

— Социаль контракт шартларын бозсаң, нәрсә була?

— Килешенгән социаль контракт шартларын бозу аны туктату өчен нигез булып тора, димәк, аның буенча тиешле түләүләр дә тукталачак.

Әгәр түләүләр алучы кеше шәхси эшмәкәрлек эшчәнлеген үз инициативасы белән туктатырга карар итсә (килешү гамәлдә булганда), аңа дәүләт социаль ярдәме буларак алынган акчаны кире кайтарырга туры киләчәк.

— Социаль яклау өлкәсендә коррупцияне кисәтү өчен тагын нинди чаралар күрелә? 

— Мәсәлән, кабул итү кабинетында бүлек белгечләре тарафыннан күрсәтелә торган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең сыйфатын онлайн мониторинглау өчен видеокамералар урнаштырылган. ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хезмәткәрләре квартал саен «яшерен клиент» буларак килеп, тикшерүләр үткәрә. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре ел саен керемнәр һәм чыгымнар турында мәгълүмат бирә, шулай ук алар вазыйфаи бурычларын үтәгәндә, мәнфәгатьләр конфликтына китерә яки китерергә мөмкин булган шәхси кызыксынуның барлыкка килүе турында хәбәр итәргә тиеш. Әгәр дә сездә вазыйфаи затның законлылыгы уңаеннан шик туса, 8(84348)2-32-49 ышаныч телефоны буенча (шул исәптән аноним рәвештә дә) яки 423190, Яңа Чишмә авылы, Совет урамы, 80 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин. 

— Ачыктан-ачык сөйләшүегез өчен рәхмәт.

Әңгәмәне район башлыгы ярдәмчесе Ирина Лобачева үткәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев