Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“Солдат альбомы-2024” конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды

12 апрельдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы бинасында «Солдат альбомы-2024» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Быел бәйге 1-18 нче февраль көннәрендә уздырылды.

Ул ике номинациядә үтте. Катнашучылар Туган иле сагына баскан авылдашлары, әтиләре, ирләре, якыннары турында бик матур, җылы иншалар юллады. Бәйгедә катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде.

«Әлеге бәйгене без дүртенче ел уздырабыз. Елдан-ел эшләр камилләшә. Актив катнашучыларның барысына да рәхмәтебезне белдерәбез», — диде ул.

«Солдат альбомы» конкурсы 4 нче тапкыр оештырыла. Быел язмаларны Татарстанның Актаныш, Саба, Минзәлә, Әлки, Арча, Яңа Чишмә, Менделеевск, Сарман, Әгерҗе, Мамадыш, Чирмешән, Мөслим, Балык Бистәсе, Теләче, Чүпрәле районнары, Казан, Чаллы, Лениногорск, Алабуга шәһәрләре, Башкортстан Республикасы, Ульяновск, Самара, Оренбург, Киров өлкәләре, Пермь крае, Мәскәү шәһәрендә яшәүче милләттәшләребез юллады.Әлеге бәйгедә Чертуш авылы мәдәният йорты мөдире Мусина Рәмзия нең язмасы да җиңүгә лаек булды. Ул авылдашы, хәзергесе вакытта МХОда катнашучы, Абдуллин Илдар турында иде.

Бу бәйгене оештыручы -Бөтендөнья Татар конгрессына олы рәхмәтебезне юллыйбыз! Эшегездә уңышлар теләп калабыз.

Чарада җиңүчеләрнең иншаларыннан өзекләр укылды, Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина җырлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев