Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«...Солдатта булган диләр»

Яңа Чишмәдә яшәүче, күптән түгел генә армиядән кайткан Георгий Флягин үзенең хезмәте турындагы тәэсирләре белән уртаклаша.

«Менә бик үк гади булмаса да, армиядә хезмәт итү елы артта калды. Ул сизелмичә дә үтеп китте, ә хәрби хезмәт минем өчен бушка булмады.
Армиягә чакырылганчы мин кәрәзле телефоннарны һәм көнкүреш техникасын ремонтлау белән шөгыльләндем, ә үз автомобильемне сатып алгач, автоэлектриканы ремонтлау мәсьәләсе килеп басты, кызыксына башладым, миңа кирәкле мәгълүматлар эзләдем. Кыскасы, автоэлектрика мине шул кадәр мавыктырды ки, аны өйрәнүгә ныклап тотындым. Күп профильле көллиятне тәмамладым, «корочкам» бар.
2020 елның 8 декабрендә миңа безнең военком шалтыратып: «Ватан өчен бурычны үтәргә кирәк булыр», - диде. «Кирәк икән, үтибез», - дип җавап бирдем һәм 13ендә туганнарым: әнием, сеңелләрем Саша һәм Лена, энекәшем Павел һәм дусларым мине армиягә озаттылар. 
14 декабрьдә Казандагы бүлү пунктына килдем, анда миңа Чиләбедә хезмәт итәчәгемне әйттеләр, автобатның ремонт ротасында. Минем өчен бу бик шәп булды, чөнки мин биредә механика өлкәсендә хәрби профессионаллардан күп нәрсәгә өйрәнәчәкмен. Частьтә мин яшь солдатның айлык курсын уздым: безне строевой һәм физик әзерлеккә, атуга өйрәттеләр.  КМБдан соң безне 6 нчы ротага җибәрделәр, анда тәгәрмәчле техника: Урал, КамАЗлар урнашкан иде.  Тимерләр арасында кайнашырмын инде, дип уйлаган идем, тик, алай булмады, мине компрессорщикка укырга җибәрделәр. Укудан соң, Белгород  тирәсендәге Валуйка шәһәренә күчерделәр, анда танк полкына эләктем. 
Әйе, мин бераз борчылдым, «рембат»ка дигәннәр иде бит, ә танкист булачакмын. Ә аннары миңа танк турында, аның ничек хәрәкәт итүен, ничек атуын белү кызык булды. Моны кинода күрү - бер нәрсә, ә үз күзең белән күрү һәм бу эштә катнашу - бөтенләй башка хис тудыра.  
Танк полкында командирлар минем электриканы ремонтлауда яхшы белемле һәм оста эш итүемне күргәч, мине ремонт ротасына күчерделәр. 
Хезмәт итү дәверендә яңа иптәшләр табылды, алар Чиләбедә дә, Белгородтагы танк полкында да байтак иде. Иң якын дустымның исеме Владимир Андриюк. Ул үзе Чиләбедән, аның белән без һәрчак бергә - учебкадан алып Россиянең танк гаскәрләренә чаклы янәшә булдык. 
Мин әле дә үз хезмәтемне искә алам, бик канәгатьмен. Армиягә чаклы мин бу хакта уйланмадым да, ә хәзер исә армия безне кеше буларак яхшырта, безне ныгыта, дип ышанып әйтә алам».
Хәрби частьнең штаб начальнигы подполковник Буянов кул куйган хезмәт характеристикасында түбәндәге юллар бар: «Ефрейтор Георгий Флягин үзенең теоретик белемнәрен һәм гамәли күнекмәләрен күтәрү өстендә даими эшли. Инициативалы, эштә төп юнәлешне билгели белә, хезмәт мәсьәләләрен беренче планга куя, корал һәм техника белән оста эш итә».
2021 елның кышында Георгий өенә кайта.  
Армиягә кадәр Георгий нинди иде һәм анда хезмәт иткәннән соң нәрсә үзгәрде? -дип егетнең әнисе Наталья Анатольевнага сорау бирдем.
- Барлык малайлар кебек инде, техника, радиотехника һәм, гомумән, ремонтларга мөмкин булган бөтен нәрсә белән мавыкты. Мәктәптә актив булды, төрле конкурсларда катнашты. Хезмәт сөючән, игътибарлы, кайгыртучан абый да. Армиядә хезмәт иткәннән соң ул әлләни үзгәрмәде диярлек, бары физик яктан ныгыган кебек.  
Георгий хезмәт иткән чакта мин часть командованиесеннән Рәхмәт хаты алдым. Ә мин улыма хезмәт иткәне өчен рәхмәтлемен. 
Хезмәт иткәннән соң Георгий Флягин «Алексеевскдорстрой» АҖдә эшли.

Георгий (сулдан кырыйда) үзенең хезмәттәшләре белән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев