Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Социаль хезмәтләр җыелмасын яңарту турында гариза бирергә өлгереп кал

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге искәртеп узганча, 1 октябрьгә кадәр социаль хезмәтләр алу хокукына ия булган, әмма аны акчалата алган федераль ташламага ия булучылар тиешле гаризаны Пенсия фондының территориаль органнарына яки РПФ сайтындагы Шәхси кабинет аша тапшыра һәм социаль пакет алу хокукын үзенә кире кайтара ала. Бирелгән гариза киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлдә булачак.


Социаль хезмәтләр җыелмасы үз эченә түбәндәгеләрне ала:
* рецептлар буенча медицина куллану өчен дару препаратлары, рецептлар буенча медицина эшләнмәләре, инвалид балалар өчен дәвалау туклануының махсуслаштырылган продуктлары;
*  төп авыруларны профилактикалау өчен санатор-курорт дәвалавына юлламалар;
 * шәһәр яны тимер юл транспортында, шулай ук шәһәрара транспортта дәвалану урынына бару һәм кире кайту өчен бушлай йөрү.
«Социаль хезмәт күрсәтүләр җыелмасын алырга хокуклы федераль ташламаларга ия булучыларга ветераннар, инвалидлар, инвалид балалар, фашизмның балигъ булмаган элеккеге тоткыннары, радиация йогынтысы нәтиҗәсендә зыян күргән затлар арасыннан аерым категория гражданнар керә. Бүгенге көндә Татарстан Республикасында дәүләт социаль ярдәмен 147 меңгә якын кеше ала», - дип билгеләп үтте Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев