Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Социаль программалар дәвам иттереләчәк

Агымдагы елда республикабызда мөһим социаль объектлар, торак, юллар һ.б. төзү, капиталь ремонт һәм реконструкцияләү буенча 20 дән артык программа эшләячәк. Бу программалар безнең районда да гамәлдә булачак - шушы максатларга 350 млн.сумнан артык капиталь салым үзләштерү планлаштырылган. Безнең районда кайсы программалар эшләячәк һәм төзелеш, капиталь ремонт эшләре нинди күләмдә алып...

Агымдагы елда республикабызда мөһим социаль объектлар, торак, юллар һ.б. төзү, капиталь ремонт һәм реконструкцияләү буенча 20 дән артык программа эшләячәк. Бу программалар безнең районда да гамәлдә булачак - шушы максатларга 350 млн.сумнан артык капиталь салым үзләштерү планлаштырылган.
Безнең районда кайсы программалар эшләячәк һәм төзелеш, капиталь ремонт эшләре нинди күләмдә алып барылачак - район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мәхмүт Гомәровка без шушы сорауларны бирдек.
-Мәхмүт Мулланурович, хәзер районда нинди объектлар һәм нинди күләмдә төзеләсе билгеледер инде?
-Әйе, барлык программалар буенча финанслау күләме билгеле, подрядчылар да билгеләнгән, кайбер эшләр инде башланган.
-Программаларда социаль-мәдәни-көнкүреш объектлары төзүгә һәм капиталь ремонтлауга өстенлек бирелә. Безнең районда нинди объектлар төзеләчәк һәм ремонтланачак соң?
-Төзелештән башлыйк. Черемухово Бистәсендә 100 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп төзелә инде, бу эшне "Шешмастрой" җәмгыяте (җитәкчесе Шәүкәт Сабиров) башкара, моңа 80 млн. сумнан артык акча биреләчәк.
Район үзәгендә 80 урынга исәпләнгән яңа балалар бакчасы төзелә башлады, аңа республика бюджетыннан 55 млн.сумнан артык акча бирү каралган. Подрядчы - "Төзүче" җәмгыяте (җитәкчесе Хәлим Билданов) булачак. Бу оешма Яңа Иванаево авылында 100 урынга исәпләнгән яңа клуб төзи.
Быел Петропавел Бистәсендә яңа ФАП һәм Шахмайда ветеринария пункты төзеләчәк. Подрядчылар билгеле, бу максатларга 2,4 млн.сум акча бүлеп биреләчәк. Аларның территорияләре дә төзекләндереләчәк. Яңа спорт мәйданчыклары төзү дәвам иттереләчәк - быел Архангел Бистәсендә һәм Зирекледә төзеләчәк. Капиталь ремонт планына Петропавел Бистәсендәге мәктәп (9,5 млн. сумлык), ветеринария берләшмәсе бинасы (1,5 млн.сумлык) ,һәм дүрт ФАП (Акъяр, Акбүре, Волчья Бистәсе, Красный Октябрьдә) керде (һәрберсе 100әр мең сумлык). Бүгенгесе көндә аларның да подрядчылары билгеле.
-Бу ел Парклар һәм скверлар елы дип игълан ителде. Бу нисбәттән планнар нинди?
-Әйе, район үзәгендә авыл паркын һәм Җиңү паркын төзүгә 5 млн. сумнан артык акча бүлеп бирү күздә тотыла, подрядчысы да мәгълүм.
-Районда торак төзелеше нинди программалар белән алып барылачак?
-Бу эш берничә программаны колачлый. Күп фатирлы йортларга капиталь ремонт программасына Черемухово Бистәсендәге йорт һәм район үзәгендәге 12 йорт кертелде, алар ремонтланып, подваллары җылытылачак. Авария хәлендәге йортлардан халыкны күчерү өчен дә торак төзү дәвам иттерелә, Бөек Ватан сугышында катнашучыга йорт төзеләчәк. Язга "Көнбатыш" микрорайонында индивидуаль торак төзелә башлый.
-Коммуналь хуҗалык һәм юллар тармагында нинди эшләр башкарылачак?
-"Чиста су" программасы буенча Әдәмсә, Чаллы Башы, Петропавел һәм Волчья Бистәләрендә суүткәргеч челтәрләрне реконструкцияләү дәвам иттереләчәк (республикадан 10 млн. сум акча бүлеп бирү каралган).
(Ахыры 3 биттә)
(Ахыры. Башы 1 биттә)
2014 елдан авылларда урамнарны яктыртуны яңадан торгызу буенча программа эшли. Ул агымдагы елда да дәвам иттереләчәк - районның алты торак пунктында 5 млн.сум акча үзләштерелергә тиеш.
Юл төзелешендә зур эшләр башкару күздә тотыла, капиталь салым үзләштерү күләме 160 млн.сум тирәсе тәшкил итәчәк. Монда район үзәгендәге юл-урам челтәрләрен ремонтлау, Красный Октябрь поселогы янындагы Сикәнәс елгасы аркылы салынган күперне ремонтлау, Акъяр-Чирмешән трассасындагы асфальт юлны норматив хәлгә китерү, Акбүре, Архангел Бистәсе, Горшково, Ленино һәм Тубылгы Тау авылларындагы кайбер урамнарга вак таш түшәү, районның кайбер авылларында социаль объектларга керү (подъезд) юлларына асфальт җәю, шулай ук автомобиль юлларын нормаль хәлдә тоту кебек эшләр кертелгән.
Алда санап үтелгәннәрдән тыш, районда сенаж траншеяләрен, сыерлар абзары һәм башка җитештерү биналары төзү һәм ремонтлау буенча мөһим эшләр алып барылачак. Барлык программалар халкыбызның тормышы һәм көнкүрешендәге уңайлыкларны яхшыртуга, Яңа Чишмә районын төзекләндерүгә юнәлдерелгән.
-Эчтәлекле әңгәмәгез өчен Сезгә рәхмәт.
Әгәр укучыларыбызда билгеләнгән программалар буенча сораулар һәм тәкъдимнәр туса, газетабызның novoshishminsk.ru сайтында әйтүләрен (калдыруларын) сорыйбыз.
Сорауларны Азат Мусин бирде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев