Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Советлар Союзы Героеның бертуганының кызын 80 яшьлеге белән котлаганнар

28 июльдә Петропавел Бистәсеннән Советлар  Союзы Герое Федор  Савельевның бертуганының кызы Мария Соколова үзенең 80 яшьлегенә котлаулар кабул иткән.


Авыл китапханәсе һәм АМЙ хезмәткәрләре аңа җылы  сүзләр белән мөрәҗәгать иткәннәр: “Мондый юбилей Сезнең  һәм Сезнең гаиләгез өчен генә мөһим һәм әһәмиятле вакыйга түгел. Сезгә карап, без ихтыяр көчен булдыруга, кыенлыкларны җиңәргә, үз максатыңа ирешү өчен нык булырга , яшь буынны лаеклы тәрбияләүдә кемнән үрнәк алырга кирәклеген беләбез“.
Алар аңа ныклы исәнлек, иминлек, якыннарының игътибарын тоеп, иртәгәсе көнгә ышаныч белән озын-озак гомер  итүен теләгәннәр.
Ә өч көн алдан 25 июльдә аның авылдашы, хезмәт  ветераны Валентина Быкова да үзенең юбилее уңаеннан җылы котлау сүзләре кабул иткән. Авыл китапханәчесе Надежда Патрикеева  аның өендә кунакта булып, Валентина Федоровнаны 85 яшь тулган көне белән котлаган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев