Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су басу куркынычы янаганда нәрсә эшләргә?

Шушы көннәрдә язгы ташу башлана, кайбер торак пунктлардагы йортларны су басарга мөмкин. Су басу куркынычы янаган урыннарда яшәүче халыкка ниләр белергә һәм моңа алдан ук ничек әзерләнергә кирәк.

Әлеге сорауларга районның ГО һәм ГТХ Идарәсе начальнигы Рәшит КЫЯМОВ җавап бирә.
- Сезнең газета язгы ташуга әзерләнү, кайсы торак пунктларга су басу куркынычы янавы турында укучыларыбызга хәбәр итте инде, - дип билгеләп үтте ул. - Тик мин тагын бер кат сезнең газета аша район халкына мөрәҗәгать итеп, аларның алдан әзерләнүләрен телим.
Авыл җирлекләре башкарма комитетлары аша район халкына белешмәлекләр таратылган иде һәм мин аның төп пунктларын халыкка җиткерәсем килә.
Су күтәрелгәндә һәм су басу куркынычы янаганда:
- газны, электр энергиясен сүндерергә, суны туктатырга;
- азык-төлекне, кыйммәтле әйберләрне, кием-салымны чормага, түбәгә күчерергә;
- мал-туарны куркынычсыз урынга күчерергә;
- йөзү чаралары, баскычлар, арканнар (баулар) әзерләргә;
Эвакуацияләү турында кисәтү алганда:
- 3 көнлек азык-төлек запасы җыярга;
- медаптечка, җылы кием, күлмәк-ыштан әзерләргә;
- документларны су үткәрми торган пакетка төреп куярга;
- вакыт булса, ишек-тәрәзәләрне ябарга (йозакка бикләргә).
Су тиз арада күтәрелгәндә югарырак урынга менеп (урнашып), паникага бирелми, туган хәлләр турында коткаручыларга хәбәр итәргә.
Гадәттән тыш хәлләрдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итү өчен телефон номерлары:
1. Районның Бердәм диспетчерлык хезмәте - 01, 112, 101 (кәрәзле телефоннан), 2-30-01
2. Полиция - 02, 2-26-73, 102 (кәрәзле телефоннан),
3. Ашыгыч ярдәм - 03, 103 (кәрәзле телефоннан),
4. Райгаз - 04, 104 (кәрәзле телефоннан),
5. Район башкарма комитеты - 2-20-07, 2-20-09, 2-20-02
6. Яңа Чишмә АҖ башкарма комитеты - 2-20-08

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев