Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышчылар фронттан мәхәббәт хатлары язганнар

Редакциягә күптән түгел генә Нурлатта яши башлаган Екатерина авылы кешесе Михаил Зевакиннан хат килде. Ул үзенең әтисенең фронттан язган хатлары турында искә алган. Әлеге хатны бераз кыскартулар белән укучыларга да тәкъдим итәбез: "Элеккеге СССР халкы фашист Германиясен җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзер. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз, әниләребезнең дә фашист илбасарларын...

Редакциягә күптән түгел генә Нурлатта яши башлаган Екатерина авылы кешесе Михаил Зевакиннан хат килде. Ул үзенең әтисенең фронттан язган хатлары турында искә алган. Әлеге хатны бераз кыскартулар белән укучыларга да тәкъдим итәбез:
"Элеккеге СССР халкы фашист Германиясен җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә әзер. Безнең әтиләребез, бабаларыбыз, әниләребезнең дә фашист илбасарларын тар-мар итүдә өлешләре бар... Сугыш яралары әле һаман сызлый - бүгенгесе көндә, аллага шөкер, исән булган сугышта катнашучылар, сугыш ветераннары, сугыш чоры балалары бар әле. Үткән елларга күз салсам, миңа калса, минем дөньяга карашым үзгәрмәгән. Табигать матурлыгын күрүем, тоюым 5-8 яшемдә ничек булса, олыгайган көнемдә дә шулай ук. Мин үзем дә мине яраткан һәм үзем яраткан кешеләрнең үлемсезлегенә ышана идем...
Әмма әниемнән фашистлар белән барган сугышларда әтиемнең һәлак булуы турында ишеткән хәбәр (хәер, җирләү йоласын күрмәдем) әле бүген дә колагымда чыңлый. Аны яратканнар... Ул да яраткан. Аның мәхәббәте 27 яшендә өзелгән. Әмма аны әнисе, хатыны, ике апасы - сугыш толлары, абыйсы үзләренең соңгы көннәренә кадәр яратканнар. Үз әтиемә карата булган сөю хисләре минем дә җанымда саклана, мин аның белән бик горурланам.
Фронтта ничек кенә авыр булса да, әти әниемә мәхәббәт хатлары да язып торган. 74 ел дәвамында таушалса да, фронттан язылган бер хаттан мондый юллар укыдык:
"Мин бу битне язам. Сездән аны саклавыгызны үтенәм. Укыгач, мине исеңә төшерерсең. Сине әдәпле сүзләрең, хәйләле елмаюың өчен яратам, һич онытасым юк. Үлгәч, салкын табутка кергәч яратуымнан туктармын. Ә хәзергә мин яратам сине, яратам. Ягымлы Улям, сине яратам һәм һич онытмам..."
Тик бу хатта төптә яткан мәгънә бар - бу минем фикерем, бәлки ул цензордан качарга теләгәндер: "...чит ил кешеләре белән көрәшү җиңел бирелми..." Икенче хатта ул үзенә ешрак язуларын үтенә, улына сәлам юллый, аның тизрәк үсеп җитеп, фашистларны кыйнарга булышуын үтенә.
Хат 1942 елның 24 июлендә язылган, улына исә бу вакытта нибары 10 ай булган. Мөгаен, ул хат язганда канкойгыч каты сугышлар баргандыр, шуңа улын ярдәмгә чакыргандыр.
70 ел элек пушкаларга чехол киертелгән, бу фашистлар Германиясен Җиңү нәтиҗәсе. Шулай да ераклыкны үлчәүче - төбәү приборлары камилләшергә тиеш, дарыны дымлатмаска, сугыш эшенә өйрәнергә - күпмилләтле Рәсәй - анабызны саклый белергә кирәк, дип мөрәҗәгать итәм мин яшь буынга.
Балалар төзәтеп булмаслык нәрсә - сугышта ата-аналарының үлеме турында хәбәр алмасыннар иде.
Тынычлыкны саклагыз - мин дә сезнең белән".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев