Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышчының гаиләсенә ярдәм күрсәтәләр

Айнур Мусинның СВОга контракт буенча хезмәт итәргә китүенә инде бер ел.

Айнур һәм аның хатыны Валентина күп балалы әти-әни. Хатыны хәзер барысын да берүзе башкара: йортны, хуҗалыкны алып бару, 2 яшьтән 12 яшькәчә булган биш баланы тәрбияләү... Әмма районнан да, Айнур эшләп киткән эш урыныннан да аларга зур ярдәм күрсәтелә.

Яңа Чишмә районыннан гаилә ташламалар ала: бушлай балалар бакчасы һәм мәктәптә бушлай туклану, балаларның Казан циркына бушлай сәяхәтләре, гаиләнең 23 февраль, 8 март бәйрәмнәренә барулары. Гаилә Акъяр авылында үз йортлары белән яши, күптән түгел Зәй ГРЭСыннан Валентинага мунча өчен бушлай утын китергәннәр, капканы ремонтлаганнар. Эштән Айнурга даими рәвештә посылкалар җибәрелә, 1 сентябрьгә һәр балага 3 мең сумлык акчалата сертификатлар тапшырыла. Район башлыгы Вячеслав Козлов инициативасы белән гыйнварда Мусиннар йортында электр үткәргечләрен бушлай алыштырганнар. СВОда катнашучының гаиләсенә һәрвакыт шалтыратып, нинди ярдәм кирәклеге белән кызыксыналар. 

Контракт буенча хезмәт итү турында 8(800)222-59-00 телефоны буенча белешергә мөмкин.
#ВступайвАрмиюПобеды#АрмияПобеды#марафонТНВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев