Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугыштан соңгы елларда тракторчы булган Әминә Кәлимуллина үзенең олы юбилеен билгеләп үткән

Әминә Мәхмүт кызы Кәлимуллина үзенең юбилеен 20 гыйнварда билгеләп үткән. Аны 90 яшьлек юбилее белән котларга 50 кеше килгән, шулай ук күп санлы туганнары һәм танышлары аны телефон аша да котлаганнар.

«Без әниебезне шушы истәлекле дата белән котларга теләүчеләрне ике көн дәвамында кабул иттек, - дип сөйли юбилярның килене Фәйрүзә - Алар арасында барлык туганнар, клуб хезмәткәрләре, Шахмай АҖ башкарма комитеты һәм район хакимияте вәкилләре дә бар иде. Барлык котлаучылар да әнигә бик күп шатлыклы мизгелләр бүләк иттеләр».

Кунаклар Әминә әбидән тормыш тәҗрибәсе, игелеклелек һәм шәфкатьлелек серләре белән уртаклашуын сораганнар.

 Һәм ул болай дигән:

«Кешеләрне яратырга кирәк. Әгәр үзең кешеләргә яхшылык белән килсәң, алар да сиңа шуның белән җавап бирер. Тормыш болай да җиңел түгел, яши торгач явыз кешеләр дә очрый, кайгы-хәсрәт тә булырга мөмкин, ә аның иң зурысы - якыннарыңны югалту. Күп авырлыклар сугыш белән килде, ә авырулар, бәхетсезлек очраклары  иң яратканнарны тартып алды. Боларның барысын да кичерү авыр, әмма яныңда кешеләр булганда җиңелрәк тоела. Һәм алар  синең туганнарыңмы, танышларыңмы, яки  тормыш юлыңда очраклы очраган кешеләрме - анысы мөһим түгел. Шунысы мөһим - алар синең кайгыңны үзенеке кебек кабул итә. Тормышны яратсаң, игелек һәм шәфкатьлелек кылырга тырышып яшәсәң - күпкә җиңелрәк. Менә шунда инде бөтен сер».

Әминә Мәхмүт кызы 1932 елда Яңа Чишмә районының Чаллы Башы авылында туа, аның мәктәп еллары сугыш вакытына туры килә. Аның укуы хуҗалык эшләре белән бергә үрелеп бара, чөнки әти-әнисе колхоз кырларында тырышып хезмәт куя, ә өлкән абыйсын фронтка алалар. 1946 елда җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, яшь кызларны тракторда эшләргә өйрәтәләр. Шулай итеп, язгы чәчү чорында Әминә сукалау, чәчү, колхоз басуларын тырмалаү эшләрен башкара.

«Ә кышын безне колхоз объектларын төзүгә һәм ремонтлауга  утын һәм бүрәнәләр әзерләү өчен урман хуҗалыгына җибәрә иделәр. Ике елга Ярославль өлкәсенә торф эшләренә мобилизацияләделәр. Ач, киемебез начар булса да, без төшенкелеккә бирелмәдек, киресенчә, бер-беребезгә булдыра алганча булышырга тырыштык: авырлыклар аша бергә үтүе җиңелрәк бит».

Тулырак язманы  «Яңа Чишмә хәбәрләре» газетасының 4 нче санында  укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев