СВО сугышчылары өчен — шифалы чәй
Яңа Чишмә волонтерлары көмеш волонтерлар белән берлектә шифалы үсемлекләрдән чәй әзерләгәннәр
Ихластан, үз куллары белән. Таныш үләннәрдән, яфраклардан, чәчәкләрдән ясалган хуш исле, шифалы чәй — тәмле дә, файдалы да.
Волонтерлар көмеш волонтерлар белән берлектә СВОдагы хәрбиләр өчен шифалы үсемлекләрдән хуш исле үләнле чәй әзерләгәннәр: «Егетләр өй җылысын тойсыннар, алар турында кайгыртуыбызны белсеннәр», — диләр көмеш волонтерлар.
Көмөш волонтерлар сугышчыларга җибәрер өчен хуш исле үләннәрне киптерү идеясен гамәлгә ашырганнар — җәйдән үк аларны җыйганнар, киптереп саклаганнар. Чәйнең беренче партиясен махсус пакетларга тутырганнар.
Һәм тиздән, барлык үлән чәен төргәкләргә тутыргач, ул гуманитар ярдәм белән бергә егетләргә озатылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев