Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

СВОдагы хәрби: “Мин ниятләдем икән, ахырга кадәр барам»

Закир Бекназарович һәм аның улы Марат Ватанны саклауда иңгә-иң куеп хезмәт итәләр

2023 елның октябрендә Закир контракт буенча СВОга хезмәт итәргә китә, бу хакта белгәч, Марат та әтисе артыннан юл ала.  Декабрьдә инде алар икесе дә алгы сызыкта була.

 Закир Бекназарович һәм аның улы Марат Ватанны саклауда иңгә-иң куеп хезмәт итәләр

Әтисе һәм улы бер сафта (фото сугышчының шәхси альбомыннан)

Закир Бекназар улы гаиләсендә дүрт бала: өч ул һәм бер кыз. “Туганнарыгыз сугышка бару фикерен ничек кабул итте?”, - дигән сорауга,  ул: "Барысы да минем холкымны яхшы белә, ниятләдем икән, ахырга кадәр барам. Бу һәр ир-атның бурычы, ул бит Ватанга хезмәт итү. Армиядә хезмәт итәргә туры килмәде миңа, димәк, мин хәзер хезмәт итәчәкмен!”, ди сугышчы һәм аңарда патриотик караш сизелә.  Юкка гына бит Закир «Россия патриоты» медале белән бүләкләнмәгән. Ул үз балаларын да шундый ук рухта тәрбияләргә тырыша.

Закир “Утес” расчеты пулеметчысы, позывное -  “Риказ”.  Аны расчет сугышчылары да хөрмәт итә.

Бүгенгесе көндә ул үз балалары белән горурлана:

"Сез минем турында язарга телисезме?  Шунда ук әйтәм, минем олы улым Марат та СВОда. Ул «Сәмум» корабында  хезмәт итте, анда яхшы чыныгу алган. Һәм бүген ул алгы сызыкта хезмәт итә.

Маратның әлегә дәүләт бүләкләре юк, әмма зур бүләге бар - бу сугышчан иптәшләрнең хәрби бурычларны үтәгәндә аның бәяләп бетергесез өлешен танулары”. 

 Закир Бекназарович һәм аның улы Марат Ватанны саклауда иңгә-иң куеп хезмәт итәләр

Бу көннәрдә, кыска вакытлы ялга кайткан Закир вакытын гаиләсе һәм Чистайдагы дуслары, Яңа Чишмәдә яшәүче әнисе Гөлирә Гомәр кызы янәшәсендә үткәрә. Менә ул кече улы Артурны кочаклап ала һәм аны мәктәпне тәмамлавы белән котлый, ә аны Җиңү паркында очратырга мөмкин, ул Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчыларга куелган һәйкәл янына килгән; ә менә монда ул кабат  Чистайда, анда очраклы рәвештә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан. 

Татарстан Республикасы Рәисе үз геройларын таный.

“Геройлар кебек үк, патриот булып тумыйлар. Сугыш һәм Хезмәт геройларының, ватандашларның, Ватаныбызның азатлыгын һәм мәнфәгатьләрен яклауга баскан якташларның ачык мисаллары – болар барысы да үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләүгә идеаль караш булып тора. Андыйларга сүздә генә түгел, ә чынлыкта «Үзебезнекеләрне ташламыйбыз» акциясенә катнашы булганнар да керә, - дип саный Закир бекназарович.

Үз исеменнән һәм хәрби бурычларын үтәүче егетләр исеменнән ул республика җитәкчелегенә һәм тылда булган, сугышчыларга ярдәм иткән һәркемгә рәхмәт белдерә.  Ә без исә сугышчыларга үзебезнең сүзләребезне әйтәбез: "Ватан хакына көрәшүегез өчен сезгә зур рәхмәт!», дибез.

Исегезгә төшерәбез, хәзер контракт буенча хезмәт үтү шартлары потенциаль сугышчылар өчен тагын да җәлеп итәрлек. Татарстанда берьюлы 1 миллион 500 мең сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан башлап һәм аннан да күбрәк акча түләнә.  Югары түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Тулырак 8(800) 222-59-00, 8(84348)2-31-01. телефон номерлары аша белеп була.

Татарстан Республикасы Рәисе үз геройларын таный.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев