СЫНАЛГАН, ТИК СЫНМАГАН
Күпме ананы газиз балаларсыз калдырган, күпме хатын-кызны сөекле ирләреннән, яраткан ярларыннан мәңгелеккә аерган, күпме баланы-ятим, әле туарга да өлгерми ана карынында калганнарын иркәләнеп, "әти", дип әйтүдән дә мәхрүм иткән дәһшәтле Бөек Ватан сугышы башланган 41нче елда якты дөньяга аваз салган балалар да җитмешне тутырды. Шундыйларның берсе, Акбүре авылыннан Харис Вәгыйз...
Без, яшьрәк буын, еллар узган, яшебез арткан саен җиңүнең нинди бәһа бәрабәренә бирелгәнен, сугыштан соңгы елларның авырлыгын, сугыш чоры балалары күргәннәрне, башларыннан кичергәннәрне тагын да тирәнрәк аңлый барабыз. Ә яу чорында һәм аннан соңгы елларда өсләренә ябырылган нужаны үз җилкәләрендә татыганнарга ни дияргә кала инде? Артта калган истәлекләр, хәтер-хатирәләр йомгагын сүткәндә алар, авыр итеп сулап куеп, тыйнак кына, кыенлыкларны ничекләр генә җиңеп чыга алдык икән, балалык, яшьлек белән дә бик сизелмәгәндер инде, дип әйтеп куялар.
Һәр кешенең дә бу якты дөньяда бәхетле булып яшәргә хакы бар да бит, без дигәнчә генә түгел шул. Матур киләчәк, берсеннән-берсе сөйкемле итәк тулы балалар турында хыялланып тормыш корган баһадир гәүдәле, авыл һәм тирә-яктагы байтак Сабан туйлар батыры булган Вәгыйз абый белән уңган, төскә-биткә чибәр Мәрьям апа да мәңге аерылмаска сүз бирәләр.Тик бәхетле көннәре генә озакка бармый, 1941нче елның апрель аенда Вәгыйз абыйны армия хезмәтенә чакыралар, ә 22 июньдә кешелек дөньясын-иртәгәсе көнгә булган өмет-ышанычларын билгесезлек пәрдәсе каплап алган сугыш башлана. Беренче көннәрдә үк фронтка киткән Вәгыйзеннән Мәрьям апа бары ике генә хат ала. Бу 41нче елның июле була. Җир йөзендә бөтенләй дә яшәмәгәндәй, Вәгыйз абый эзсез-хәбәрсез югала. Сугыш чыкканда Мәрьямы карынында калган Харисын да күрми фани дөньядан китә ул.Сыңар канат ерак оча алмый, дисәләр дә, 21 яшендә тол калып, сөйгәненә тугры булып, тырышып-тырмашып булса да тормыш йөген тарткан Мәрьям апа соңгы сулышына кадәр Вәгыйзен көтеп яши. Кайнана-кайнатасын да тәрбияләп, кадерләп соңгы юлга озата. Соңгы көненәчә гомерен бердәнбер улына багышлый: Харисы аның юанычы да, өмете дә, киңәшчесе дә була.Инде үзе дә олы яшьтә булуына карамастан, әнисе турында сүз чыкканда, күңеле тулган Харис аганың аны әле дә, балаларча, сагынып яшәве сизелеп тора. Мәрьям апа улын нинди генә теләкләр теләп үстергәндер, үткәннәре аның йөрәген сыкратырлык булса да, бүгенге көне-аяз: тормышы түгәрәк, йорт-җире бөтен, менә инде 41 ел дәвамында тормыш арбасын икенче ягыннан тартучы гомер юлдашы-Миннегөле белән бергәләп тәрбияләп үстергән әзмәвердәй өч улы һәм кадерле кызы-барысы да исән-сау, һәркайсы тормышта үз урынын тапкан, үз ояларын корып, әби-бабайны оныклары белән сөендереп яшиләр.Ямьле мәҗлес көнендә кояштай балкып, балалары өчен горурланып утырды Харис ага. Җиде дистәне тутырган бабаларын әле берсе, әле икенчесе килеп кочып, зал уртасында ул көнне күбәләктәй сигез онык бөтерелде. Хәер, Харис ага үз балалары, оныклары, кияү-киленнәре өчен генә түгел, туган-тумача, дус-ишләренең гаилә әгъзалары өчен дә җан атып яши торган кеше.
Яраткан колына Ходай тәгалә сынауларны өеп бирә, диләр. Харис ага да шундыйлар арасыннандыр, күрәсең. Иң беренче тапкыр бәлагә таруы (7 яшендә егылып аягын сындыра) балачак шуклыгы белән булса да, ул аны гомере буе озата бара. Өйдә генә дәваланып, ул вакыт җайга килә үзе. Тик әлегедәй халәтне аңа кабат 14 яшеннән ул вакытта Карл Маркс исемен йөрткән колхозда хисапчы булып эшли башлаган 16-17 яшьлек егет чагында да кичерергә туры килә. Аның юлында киң күңелле кешеләр еш очрап тора, шулар ярдәме белән бу юлы ул санаторийда дәвалану ала һәм өметле күренгән егетне, күпмедер вакыттан соң, Минзәлә совхоз-техникумына көндезге бүлеккә зоотехник белгечлегенә укырга җибәрәләр. Ялгыз калган әнисен кызганып, Харис ага техникумны читтән торып тәмамлый.Фермада хисапчы, ферма мөдире була (бу инде Красный Октябрь поселогы составында булганда), клуб мөдире булып та эшләп ала. "Буревестник" совхозы оешкач, аны зоотехник итеп куялар. Бер ара авыл Советы рәисе, партком секретаре булып та тора, читтән торып Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый. Күрәчәктер инде, район үзәгендә райПО директоры булып эшләгән чорда Харис Вәгыйз улы утырган Чаллы шәһәреннән ярминкәдән кайтучы машина юл-транспорт һәлакәтенә очрый. Харис ага бик күп сынулар, тән җәрәхәтләре ала, ел буе хастаханәдә ята. Якыннары тырышлыгы, ярдәме, мәхәббәте белән ул кабат тормышка әйләнеп кайта һәм ул вакыт "Дуслык" исемендәге совхозда баш икътисадчы булып эшли башлый. Көннәрдән бер көнне, районда үткән киңәшмәдән чыкканда таеп китеп, балачак шуклыгы белән авырттырган аягын кабат сындыра. Бу тормыш сынавын уздырып җибәрергә дә үзендә көч таба алган Харис аганы 1994 нче елда "Дуслык" совхозы директоры итеп куялар- гомеренең 5 елы шул хезмәттә уза. Лаеклы ялга ул ХСМУ генераль директорының гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары вазыйфасыннан китә.
Харис Вәгыйз улының төрле җитәкче урыннарда хезмәт куйганда авылдашларының имин тормышы өчен башкарган эшләре байтак. Әйтик, авылга су, газ кертүдә, мәдәният йорты һәм балалар бакчасы төзелешен башлап җибәрүдә, щитлардан торган йортлар бастыруда, электр линияләрен яңартуда аның да өлеше зур. Шушы еллар дәверендәге хезмәтләре бихисап Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелгән.
Тормышны өзелеп яратучы, кешеләр белән аралашудан ямь табып яшәүче Харис ага, нинди урында гына эшләсә дә, авыл халкы белән уртак телне тиз таба. Бүген дә Акбүре авылында аны хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Йөрәге, күңеле аның барысы өчен дә гел ачык. Олыны-олы, кечене-кече итә белә ул. Туган җанлы булуы, якыннарым-дусларым, дип өзелеп яшәве дә һәркайсыбызның күз алдында. Юлына аркылы төшкән тормыш киртәләрен атлап үтеп, сызлау-сыкрануларын йөзенә чыгармый, бернидән зарланмый бүген дә тулы канлы тормыш алып баруын дәвам итә ул.Тормышларының көйле баруында гомер юлдашы Миннегөл Нурулла кызының да өлеше зурдыр. Харис ага мәҗлестә аңа рәхмәтле булуын күп тапкырлар кабатлады. Хәер, аңа гына түгел, үзен хөрмәт итеп килгән, олуг юбилее бәйрәме шатлыгын уртаклашканнарның һәммәсенә дә рәхмәтле ул.
Алда да һәр көн аларга бары шатлыклар гына алып килсен, дигән теләктә калып, Харис агага
Акрын гына чәчләреңә чаллар төшә,
Ак юл булып гомер шулай алга дәшә. Картаям, дип ялгыш
кына уйлый күрмә,
Әле тагын озак-озак
еллар яшә, диясем килә.
Сүз уңаенда шуны да әйтеп үтәр идем, бәйрәмгә чакырылган республикабызның танылган артистлары Рәшит Сабиров (нәфис сүз остасы), Рөстәм Закиров (җырчы), Наил Табанаков (җырчы-композитор), Казан музыка училищесы укучылары Ильмира Нәгыймова һәм Акбүре авылы кызы Альбина Нурхамәтова, Яңа Чишмәдән Гөлназ Насыйровалар кунакларны үзләренең ямьле чыгышлары белән сөендерделәр, аларга барысы исеменнән дә зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев