Сынаулар тулы гомер
16 октябрьдә Черемухово Бистәсендә гомер кичерүче Анна Никитична Мякишевага 90 яшь тулды
Ходай кешегә ул түзә алганнан күбрәк сынаулар җибәрми, диләр. Безнең героиняда андый сынаулар күп була.
Ач балачак
Анна Никитична үзенең әтисе Никита Михайловичны хәтерләми. Аны сугыш башланган көнне үк фронтка алалар, Аняга 5 яшь була. 1941 елда әтиләре йорт сала башлаган була, арткы якта ике тәрәзә уя, мич чыгара, ә алгы якта өлгерми - идәне дә, түшәме дә, тәрәзәләре дә булмый. Бөтен сугыш буена семья кечкенә генә арткы бүлмәдә - Анна Никитична әйткәнчә, «эт оясы»нда яши.
- Без әнигә өчәү калдык, мин – иң кечесе. Бабай белән әбине «кулак» дип үз йортларыннан иске череп беткән өйгә чыгаралар. Бакчаны аларда утырттык, әти үз бакчасын булдырырга өлгермәде. Хәтерлим, мин биш яшьтә яртышар чиләк бәрәңге ташый идем инде. Менә шушы еллардан бирле эшләдем, - ди ул.
Бакча 10, 6 һәм 5 яшьлек балалар өстенә кала, әниләре иртәдән төнгә кадәр колхозда эшли. Сыерлары авырып киткәч, бердәнбер туендыручыларын суярга туры килә. Бозау үсеп тана булганчы, балалар чак кына ачтан үлми калалар.
-Әни миңа соңыннан: «Син исән калмассың дип уйлаган идем», - дип әйткән иде. Әйтәсе дә юк - үлән генә ашадык бит. Хуҗалыктан барлык азык-төлекне – йомырка, сөт, йонны сугыш вакытында да, сугыштан соң да дүрт ел буе дәүләткә бирдек. Сөт белән генә исән калдык.
Хезмәт юлы
Аня 7 сыйныфны тәмамлый, 8 нче сыйныфка бармый, чөнки кияргә бернәрсә дә булмый. Аяк киеме дә, өс киеме дә юк. Яхшы укыса да, укырга теләсә дә, мәктәпне ташларга туры килә.
- Әнигә колхозда акча түләмәделәр – хезмәт көне өчен эшләде, соңыннан сугышта үлгән әтием өчен пенсия бирә башладылар, - дип аңлата Анна Никитична.
Кыз, фуфайкасын бау белән бәйли дә, дуңгыз абзарына эшкә чыга. Кышын анда эшли, җәен – сабанга. Алты ел чәчүдә эшли, ә кышын аларны агач эшкәртүгә куалар.
- Хәерчелектә, ачлыкта, мәшәкатьтә үстек, - дип йомгак ясады әби.
Хезмәт гомеренең күп өлешен башта колхозда, аннары совхозда төрле эштә эшләп үткәрә. Белеме булган Аннаны учетчик һәм үлчәүче итеп куялар. Аннары 12 ел мәктәптә техничка булып эшли. Совхозга ток мөдире ярдәмчесе булып кире кайта, шуннан биш елдан пенсиягә чыга.
Ходай сабырлык бирә
1959 елда авылдашы Михаил Мякишевка кияүгә чыга, аның мәрхүм хатыныннан бер яшьлек баласы була. Анна Никитична аны үз баласы кебек үстерә. Николай балигъ булганчы аның үз әнисе түгеллеген белми дә (хәзер аңа 69, ул аны бик ярата, хатыны, балалары, оныклары белән хәл белергә бик еш кайта). Үзе өч ул һәм бер кыз таба. Әмма, бәхетсезлеккә каршы, 42 һәм 45 яшьлек ике уллары 4 ел аерма белән һәлак була. Алар Чаллыда яшәгәннәр.
- Владимир, 2000 елларда кемнәрнеңдер юлына аркылы төшкән күрәсең, ә Александрны төнге сәгать 11 дә эштән кайтып барганда машина бәрдергән, - дип сөйли әби. - Бер-бер артлы киттеләр. Яши алмам дип уйлаган идем, Ходай сабырлык бирде, яшим.
Өченче улы Алексей 57 яшендә, Анна Никитичнадан ерак түгел генә яши. Хатыны Антонина белән карт әнисен бик яхшы тәрбияли.
Өч яшендә бердәнбер кызы белән бәхетсезлек була: Клавдия менингит кичерә, инвалид кала. Гомер буе даруларда, уколларда, ел буе, кайчак артыграк та санаторийларда дәвалана. Авыру аркасында мәктәпне тәмамлый алмый. Дүрт ел элек егыла һәм хәзер йөрми. Утыра гына ала, ләкин күбрәк ятып тора. Кызына 67 яшь булса да, Анна Никитична аны хәзер дә сабый бала караган кебек каравын дәвам итә.
- Кайвакыт төн буе йокламыйбыз, зарлана, әле кулы, әле аягы сызлый. Бөтен көчем белән аның сәламәтлеге өчен көрәшәм, дарулар бирәм. Килен аңа укол ясарга килә.
Килешеп яшиләр
Әби йортында бер яшьтән алып ике-өч яшькә кадәр оныклар тәрбияләнә. Балалар бакчасында урын көткәнче, киленнәр шәһәрдән кайтарып торалар. Анна Никитична хәтта пенсиягә дә шуңа күрә чыга. Оныклары үсә төшкәч тә, җәйге каникулларда әби-бабайларында яши.
- Аларга дүртәр таба пирожкилар пешерә идем. Алар бер көн эчендә ялтыратып куялар иде, - дип көлә әби. - Оныклар барысы да мине яраталар, кайтуга «әби, әби» дип кочаклап алалар.
Тәмле итеп пешерергә аны кайнанасы өйрәтә. Аның белән Анна Никитична 37 ел бергә әниле-кызлы шикелле яши һәм хәзер дә зур җылылык белән искә ала:
-Бик эшчән иде, Клава белән айлар буе больницада ятканда, балалар янында кала иде.
Кайнанасы авырып ятканда, Анна аны бик кадерләп карый.
-Үләр алдыннан теле бетте, миңа карый, күзләреннән яшь ага, үзе кулымны сыйпый, - дип исенә төшерә ул аның соңгы минутларын.
Хәзер Антонина Никитичнаны аның үз килене Антонина карый.
- 35 ел эчендә бер тапкыр да талашканыбыз булмады, - дип мактый карчык.
Барысына да өлгерә
Менә шулай берьюлы Анна Никитична йортын тәртиптә тотарга, яшелчә бакчасында эшләргә, авыру кызын карарга, оныклары белән аралашырга – барысына да өлгерә. Төннәрен әле бәйләп, әле тегеп утыра. Һәрвакыт сыер, каз, сарык, тавык һ.б. асрыйлар.
Ире Михаил белән 60 ел яшиләр, ул җиде ел элек вафат була. Михаил бик хуҗалыкчан ир була: яңа йорт сала, аннары ишәйгән гаилә өчен янкорма төзи. Өй җиһазларын да үзе ясый, хәзер дә ул ясаган комод өй бизәп тора. «Балта остасы, бөтен нәрсәгә оста иде», - ди Анна Никитична. – Авыруы аркасында столяркадан китте, мәктәптә завхоз булып эшләде, аннары совхозда завток булды».
Җиде оныктан әбинең 14 оныкчыгы бар. Узган ел оныкларының берсе интернетта бабасының әтисе – фронтовик Никита Данилов турында мәгълүмат тапкан. Аның 1942 елда Смоленск янында һәлак булуын, туганнар каберлегендә җирләнгәнлеген белгәннәр. Обелискта аның исеме уеп язылган, фронт бүләкләре, званиесе, хәрби часте ачыкланган.
Яхшылык өчен яхшылык белән түләнә
Хәзер дә Анна Никитична үзе ашарга пешерә, кер юа, мунча ягып җибәрә, бакчада (улы белән килене утырталар)казына, кышкылыкка банкалар каплый, тавыкларны гына икенче ел тота алмый. Ул эшләргә, хәрәкәтләнергә, нәрсә белән булса да мәшгуль булырга ярата. Антонинага һәм социаль хезмәткәргә Клавдияне юарга ярдәм итә. Килен көн саен килеп йөри, җыештырырга булыша, азык-төлек, сөт китерә. Шуңа әбинең өендә чиста, җылы һәм матур.
Социаль хезмәткәрне кызы өчен бер ел элек билгеләгәннәр, һәм Анна Никитичнага җиңелрәк булып киткән. Әби бүгенге көннең уңайлыкларына шатлана:
- Хәзер машина кер юа, ә элек балаларның, аннары оныкларның – барысының да керләрен кулдан юа идек. Мичкә ягарга һәм суны чиләкләп ташырга кирәкми, пенсия бирәләр, кибетләрдә барысы да бар. Элеккеге заманнардагы кебек түгел. Яшәргә дә яшәргә иде дә гомер генә бетеп килә. Дөрес, әни белән апа 95тән күбрәк яшәгәннәр.
Башыннан кичкән бәла-казаларга карамастан, карчык бөтен нәрсә өчен Аллага рәхмәтле.
- Бигрәк тә Клаваны карарга сәламәтлек һәм сабырлык биргәне өчен. Мин бит гел аның янында. Озаграк булсын дип, Аллага дога кылам.
Юбилейга кадерле әниләрен, әбиләрен кочакларга һәм аңа барлык яхшылыклары өчен сәламәтлек, игелекле эшләр өчен көч теләргә балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды. Моның өчен дә аңа яхшылык белән кайтсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев