Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Табиблар династиясе

Табиблар Илгиз һәм Алсу Фазлыевларның гомуми хезмәт стажы 67 елдан артык тәшкил итә.

2023 елның 1 августында Илгиз Фоат улы Фазлыевның Яңа Чишмә РҮХдә табиб-хирург булып эшли башлавына 35 ел тула.

Казан медицина институтын тәмамлагач һәм 1988 елда Республика клиник хастаханәсендә интернатураны узганнан соң аны Яңа Чишмә районына җибәрәләр. 

— Яшь белгечне ничек каршы алдылар?

— Ул вакытта баш табиб булып Изета Дзугаева эшли иде, яхшы каршы алдылар, торак, эш урынын билгеләделәр, хастаханәнең зур коллективы белән таныштырдылар.

Икенче көнне үк хастаханәгә күп санлы җәрәхәтләр алган пациентны алып килделәр. Катлаулы операция ясарга туры килде — эчәклектә яралар күп иде. Яраларны тектек, башка кирәкле процедураларны үткәрдек, Изета Дзугаева үзе ярдәм итте. Ул яшь хирургны, ягъни мине бу операцияне башкарып чыга алмас, дип уйлагандыр. Операциядән соң пациентны РКБга дәвалауга җибәрделәр һәм 2 атнадан соң ул савыгып кайтып, безгә рәхмәт әйтергә килде. Бу очракны мин әле дә хәтерлим.

— Бу елларда андый операцияләр күп ясалгандыр, мөгаен?

— 32 ел табиб-хирург булып эшләү дәверендә мин 3 меңнән артык операция ясадым — алар арасында кичектергесезләре, гинекология, хирургия буенча да, шул исәптән балаларга ясалганнары да бар.

1991 елда без яңа больница бинасына күчендек һәм мондагы шартлар күпкә яхшырак иде. Мине 20дән артык хезмәткәр эшләгән хирургия бүлеге мөдире итеп билгеләделәр. Тату коллектив булып эшләргә тырыштык, кирәк булганда, эштә калырга да туры килде, без әле яшь идек. Барлык мәдәни һәм спорт чараларында да катнаштык.

— Хәзер инде операция ясамыйсызмы?

— 32 ел дәвамында бары тик хирург булып эшләгәннән соң, тиешле өстәмә белем алып, соңгы өч елда эндоскопист һәм онколог булып эшлим. Даими киеренкелек, стресслы ситуацияләр, төнге кизү торулар һ.б. арыта. Хәзер операцияләр ясау теләге юк.— Яңа Чишмәдә өч ел эшләгәннән соң китәргә теләгән идегезме?

— Әйе, мин китәм дип уйладым. Ләкин 1990 елда шулай ук юллама буенча РҮХгә табиб-стоматолог Алсу Гыймальтдинова килде. Без таныштык һәм 1991 ел башында өйләнештек, шул исәптән китүебез кичектерелде.

Аннары без Яңа Чишмәне, аның халкын үз иттек, дуслар барлыкка килде һәм монда калырга булдык.

— Башка районнардан эш тәкъдимнәре булдымы соң?

— Әйе һәм, шуны әйтергә кирәк, җитәкче вазыйфаларга. Ләкин без Яңа Чишмәдән китәргә теләмәдек. Үз йортыбызны хастаханә янында төзедек, бакчабыз бар. Безгә районның табигате дә ошый, ауга барырга, балык тотарга була. Без байтак кына җиләк һәм гөмбә үсә торган урыннарны беләбез.

— Балаларыгыз да сезнең юлны сайладымы?

— Ике кыз үстердек. Олысы — Ләйсән 1991 елда туды һәм медицина университетын тәмамлаганнан соң инде 10 ел Казанда әнисе кебек табиб-стоматолог булып эшли. Шулай итеп безнең өчебезгә гомуми табиблык стажы 77 елны тәшкил итә.

Кече кызыбыз Аделия 2022 елда медицина университетын тәмамлады һәм хәзер Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсендә анестезиология һәм реанимация белгечлеге буенча ординатураны уза.

Табиб Фазлыевларның хезмәтләре дәүләт тарафыннан югары бәяләнгән. 2014 елда Илгиз Фазлыевка «Татарстан Республикасының атказанган табибы» дигән мактаулы исем бирелгән иде. Ул Россия һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнгән. Алсу Фазлиевага «Татарстан Республикасының атказанган табибы» исеме 2022 елда бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев