Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Таганнарны һәм карусельләрне сакларга кирәк

Уңайлырак яшәү теләге, балаларда яшьтән үк табигатькә соклану  хисләре тәрбияләү муниципалитет һәм авыл җирлекләре җитәкчелегендә районны төзекләндерү мәсьәләсен кардиналь хәл итү теләген уята.


Районда үсеп  килүче буын өчен байтак нәрсәләр төзелә, әйтик, балалар һәм спорт  мәйданчыклары, урам тренажерлары мәйданчыклары  һ.б. бик күп корылмалар. Һәр көнне иртәдән кичкә кадәр балалар уен мәйданчыкларына җыела.  Балаларның шат тавышларын ишетү, районның яшәвен тою нинди рәхәт!
Әмма игътибарны балаларыбызның алар өчен булдырылган шушы матурлыкка сакчыл булмауларына юнәлтәсе килә. Еш кына таганнарда һәм карусельләрдә 3-4 шәр баланың атынуын күрәсең, ә бит снарядлар мондый йөкләнешне күтәрә алмый, ватыла, сафтан чыга. Һәм безгә, өлкәннәргә, бу хәл “барыбер“ булырга тиеш түгел, әгәр дә бала егылса, яраланса, аягын сындырса, кем гаепле була соң?
Каникул чоры  якынлашып килә, хөрмәтле әти-әниләр, әйдәгез, битараф булмыйк! Балалар мәйданчыгында үзеңне ничек тотарга, андагы снарядларны сакчыл тоту һәм, әлбәттә инде, чүп-чар ташламау, яшьтәшләрең һәм кечерәк дусларың белән яхшы мөгамәләдә булу кирәклеге турында сөйләшүләр алып барыгыз.   

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев