Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Таисия Дорофеева: «Пенсиядә боегып утырмыйм»

Ул җәмгыятькә кирәкле булу гадәтен үзгәртми.

Әдәмсә авылында яшәүче Таисия Дорофеева Яңа Чишмә районында токарь һөнәрен башкаручы бердәнбер хатын-кыз. 40 елдан артык эшләгәннән соң, табиблар тәкъдиме буенча гына эшеннән туктый ул.
«Миңа калса, минем көч-куәтем ташып тора иде кебек әле һәм алда үземне яраткан эшемә багышлар өчен вакыт та бар иде шикелле. Ләкин 63 яшемдә кинәт авырап киттем, ә савыкканнан соң табиб, эшне актив ял белән алыштырырга киңәш итте. Беренче ел эшсез тору бик авыр булды, өйдә күпьеллык хезмәтемне сагындым», - дип искә ала бүген Таисия Петровна. 
Яңа гадәти булмаган яшәү рәвеше белән ияләшергә аңа кайгыртучан кызлары ярдәм итә, ә алар Таисиянең дүртәү: Любовь, Лидия, Елена һәм Екатерина. Өчесе башка шәһәрләрдә яши, алар әниләрен Мәскәүгә, Казанга чакыралар, башкаланың истәлекле урыннарына экскурсияләр үткәрәләр, мөмкин кадәр күңелен күтәрергә тырышалар, әмма Таисия кунак булып озак тормаган. Өйне, олы кызын һәм пенсиягә чыккач, уртак кызыксынулары булган дусларын сагынган.
Таисия Петровнаның һәр көне бушка узмый. Ул Әдәмсә авылындагы храмга йөри.  Авылдашлары белән бергә алар Ленино чиркәве башлыгы Сергий атакай үткәргән гыйбадәт кылуларга йөриләр, хәйрия акцияләрендә, территорияне төзекләндерү буенча иҗтимагый чараларда катнашалар. Ул дуслары белән китапханәдә укучылар түгәрәгенә, концертларга һәм башка мәдәни чараларга йөри, ә кичләрен славян язуын өйрәнә.
Таисия спорт тормышы белән дә, докторлар тәкъдим иткән диета белән дә дуслаша. Хәзер үзен яшь чагындагы кебек җиңел хис итә, Чистай һөнәри училищесын тәмамлаганнан соң беренче тапкыр колхоз остаханәсенә токарь булып килгәндәге кебек. Бу хәл 45 ел элек була.
«Ирләр башта цех буенча яңа хезмәттәшне сәеррәк кабул итәләр. Башта аның нияте тормышка ашачагына бик аз кеше генә ышанган. Бу бит бик авыр, чын ир-ат эше, янәсе. Бераз эшләп карар да, ташлар, диләр. Ләкин вакыт уза, Таисия барысына да өйрәнә, тәҗрибә туплый. Әлләни күп вакыт та  үтми һәм колхоздагы механизаторлар аны скульптор дип атый башлыйлар, тик аның кулында балчык түгел, ә металл болванка. Ә Таисия Петровна (аны коллегалары нәкъ шулай хөрмәт белән атый башлаган) эшләгән токарь станогы янына, хәтта аның көченә ышанмаган кешеләр дә чиратка тезелә башлый (Л.Ф.)», - аның турында безнең газета шулай дип язган иде.
Токарь станогы янында Таисия үзенең беренче һәм бердәнбер мәхәббәтен -  Виталий Дорофеевны очрата. Ул Яңа Чишмә «Сельхозтехникасында» тракторчы-машинист булып эшли һәм басуларны эшкәртү өчен аларның колхозына командировкага җибәрелгән була. Т-150  тракторы өчен детальне оста итеп ясаучы кызны күргәч, ул гаҗәпләнә һәм шунда ук аның кулларына (соңрак ул аларны алтын дип атый) һәм аның яшел күзләренә гашыйк була.  Таисия һәм Виталий өйләнешәләр, гаилә коралар, дүрт кыз тәрбияләп үстерәләр.  
«Ул кинәт үлде. Йөрәк», - диде Таисия һәм аның күзләрендә моңсулык чагылды.
Ирен югалтканнан соң, ул үзен тулысынча токарь һөнәренә багышлый, өч токарь станогында эшли, үзенең тимер ярдәмчеләре белән бик оста идарә итә, сменада икешәр норманы үти. Шул ук вакытта ул үзенең эш урынын һәм остаханә тирәсендәге территорияне чисталыкта тотарга да өлгерә.
Үзенең хезмәте һәм иҗтимагый эшчәнлеге өчен Таисия Петровна авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, район хакимиятеннән берничә тапкыр Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Район газетасы да армый-талмый эшләүче әлеге хатын-кыз турында күп тапкырлар язды. Пенсия яше алдыннан Таисия Дорофеева газета хәбәрчесенә: «Лаеклы ялга чыккач, оныкларымны тәрбияләү белән шөгыльләнәчәкмен. Чөнки дүрт баланың берсе булса да миңа шундый шатлыкны бүләк итәчәк бит», - дигән иде.
 Ләкин пенсия ялын ул тагын 8 елга кичектереп тора, сәламәтлеге: «Ял ит инде» дигәнче, аграр колледж укучылары белән эшләвен һәм осталыгын уртаклашуын дәвам итә.
1917 елда Таисия «Өченче яшь героинясы» номинациясендә «Ел хатын-кызы» республика конкурсының Яңа Чишмә район туры җиңүчесе була.  Бүген ул «Татарстан Республикасының хатын-кыз исемнәре: тарих һәм хәзерге заман» проектында катнаша.
Таисия Петровна Дорофеева актив яши һәм үзенең тормыш рәвешеннән тайпылмый: «Дөньяда өч юл бар: ышаныч, өмет һәм ярату».
Барысының да үз вакыты: бүген Таисия Петровнаның өч оныгы бар - тугыз яшьлек Ксения, биш яшьлек Роман һәм яшь ярымлык Ранель һәм әби әле тагын ике кызы оныклар белән сөендерәчәгенә өметен югалтмый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев