Реклама
Җәмгыять
Таисия Дорофеева - өченче яшь героинясы
Әдәмсә авылында яшәүче Таисия Дорофеева "Ел хатын-кызы" республика конкурсының район турында "Өченче яшь героинясы" номинациясендә җиңү яулады. Бүгенге язмабыз нәкъ менә әлеге искиткеч ханым турында.
Ул хатынның кулыннан килмәгән эш юк, дигәндә, аеруча да ир-ат һөнәре булып саналган эшләр күздә тотыладыр, мөгаен. Таисия Дорофеева нәкъ менә шундый һөнәрләрнең берсен сайлаган, ул 40 елдан артык токарь булып эшли.
Мәктәпне тәмамлау белән ул һөнәри-техник училищега укырга керә. Күп яшьтәшләре күк тегүче түгел, ә токарьлек эше нечкәлекләрен өйрәнә. Беренче көннәрдән үк төркемдә иң яхшы укучы булып санала. ҺТУ ны тәмамлаганнан соң туган авылы Әдәмсәгә кайта һәм механика цехына эшкә керә. Ир-атлар цех буенча яңа хезмәттәшләрен көлеп каршы алалар. Аның анда эшләп китәчәгенә бик үк ышанмыйлар. Бераз йөрер дә, кая килеп эләккәнен аңлап, ташлар, диләр. Әмма вакытлар уза, Таисия эшнең серенә төшенә, тәҗрибә туплый. Күп тә үтми, колхоз механизаторлары аны скульптор дип атый башлыйлар, тик аның кулында балчык түгел, ә металл болванка. Таисия Петровна (хезмәттәшләре аңа шулай эндәшә башлый) эшләгән токарь станогына чиратка тезелә башлыйлар (хәтта аның көченә ышанмаучылар да).

Безнең героиня бар гомерен токарь эшенә багышлый, өч токарь станогында эшләп, бер сменада икешәр норма үти. Өстәвенә ул үз эш урынын гына түгел, аннан читтәге территорияне дә чистартып, карап тора.
Үз хезмәте һәм җәмәгать эшчәнлеге өчен Таисия Петровнаның хөкүмәт бүләкләре, республика һәм район җитәкчелегеннән рәхмәт хатлары бар. Район газетасында әлеге искиткеч хезмәт сөюче хатын-кыз турында язмалар һәм очерклар бер генә тапкыр басылып чыкмады. 2010 елда - пенсия яше алдыннан, республика газеталарының берсендә интервью биргәндә, Таисия болай дигән:
- Лаеклы ялга чыгам да, оныкларымны тәрбияләү белән шөгыльләнәм. Дүрт баланың кайсы да булса мондый шатлыкны бүләк итәр әле.
Алай булмый шул! Җиде елдан артык вакыт узган, ә токарь станогы аны үзеннән җибәрергә теләми. Таисия Петровна эшләвен дәвам итә: механизаторларга техниканы чәчүгә һәм урып-җыю эшләренә әзерләргә булыша, аграр колледж укучылары белән үз осталыгы белән уртаклаша (алар аны иң яхшы остазлары дип саныйлар). Өстәвенә ул өендә чәчәкләр утыртырга, аларны бакчасында үстерергә дә өлгерә һәм ярата, өй янындагы территориядә дә чәчәкләр гөрләп утыра. Ә ял көннәрендә әлегә бердәнбер һәм шуңа да иң яраткан оныгы белән мәшгуль.
РМЙ сәхнәсендә чыгыш ясаганда Таисия Дорофеева, токарь станогы артында ир-атларга бирешмәгән күк, матурлык буенча яшь артистлардан - мәдәният хезмәткәрләреннән бер дә калышмады.
Лариса ФЕДОРОВА.
Автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев