Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Тәмле» һөнәр осталары

20 октябрьдә — пешекче көне

Мәгълүм ки, тәмле ризык булмаса, берни дә — укыйсы да, эшлисе дә килмидер ул. Шуңа күрә аш-су остасы — пешекче һөнәре бик мөһим һәм абруйлы санала. Ризыкны теләсә кем әзерли белә, бу эшне күңел җылысын биреп эшләгән кеше генә тәмле итеп пешерә ала. 

Мисал өчен, 40 елдан артык үз һөнәренә тугры булган Яңа Чишмә гимназиясе пешекчесе Марина Ерохинаны гына алыйк. Сыйныфташлары Елена Филипповская һәм Надежда Лазарева белән алар пешекчеләр курсларын тәмамлаганнар. Аларның да хезмәт стажы Маринаныкы кебек үк, чөнки алар бергә эшли башлаганнар һәм сайлаган һөнәрләрен үзгәртмәгәннәр. Хәзер Елена «Крепыш» балалар бакчасында пешекче булып эшли, ә Надежда — "Золотой ключик«та.

Укып бетергәч, Марина башта яңа оешкан Яңа Чишмә районындагы кафеда, аннары ДРСУ ашханәсендә һәм инде менә 22 ел Яңа Чишмә гимназиясе ашханәсендә эшли. Зур казаннар белән җиңел генә эш итүен, порцияләрне ансат кына бүлүен күргәч, аның чыннан да үз эшенең остасы икәнлеген аңлыйсың. Моннан тыш, һәр җәй Марина һәм аның мәктәп ашханәсендәге хезмәттәшләре «Факел» балалар сәламәтләндерү лагерында ял итүчеләргә тәмле ашлар пешереп ашаталар. Алар сменасындагы эш турында фикерләр һәрвакыт уңай: «Бик тәмле! Супер!», дигәнне генә ишетәсең.

Өчесе дә «общепиттан» балалар учреждениеләренә күчә. Балалар өчен ризык әзерләүне һәр аш-су остасына түгел, ә җан җылысын салган грамоталы һәм тәҗрибәле белгечкә генә ышанып тапшыралар. 

Аш-су остасының эше бик үзенчәлекле һәм бу һөнәрне һәркем үзләштерә алмый. Ә Марина, Елена һәм Надежда үз эшләренең осталары булып киткәннәр. Шуңа күрә аларны үзләре эшләгән балалар учреждениеләре җитәкчелеге дә бәяли белә, ә уңышлы эшләүнең төп дәлиле — алар әзерләгән иртәнге, төшке һәм кичке ашлардан соң балаларның канәгать калган йөзләре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев