Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Таныш булыгыз: сапер Алексей

Аеруча мөһим бурычны үтәгәне өчен ул дәүләт бүләгенә тәкъдим ителгән.

Архангел Бистәсендә яшәүче Алексейга повестка 11 октябрьдә тапшырыла. Казанга озату ике атнадан соң була, аннан 24 ноябрьдә Алексей СВО зонасына китә, ә икенче көнне аның туган көне — 23 яшь тулган. Ул үзенең хәрби-учет белгечлеге буенча саперлар ротасына эләгә.

Шушы көннәрдә ул икенче тапкыр ялга кайтырга тиеш, әнисе, хатыны Кристина һәм өч яшьлек улы Егор аны өйдә бик көтәләр. Кристина алар инде 6 ел бергә булулары һәм өч ел элек туй үткәрүләрен сөйләде. Алексей вахта ысулы белән "Танэко«да бетончы булып эшләгән, Кристина медицина көллиятен тәмамлаган.

-Ул киткәч, мин үземә урын таба алмадым, беркемне дә күрергә теләмәдем, еладым, бик авыр булды. Миңа 21 яшь иде, мин үзем гаиләгә тәрбиягә алынган бала. Минем әнием юк, мине балалар йортыннан гаиләгә тәрбиягә алдылар. Иремне СВОга мобилизацияләгәч, Алексейның туганнары, икетуган энесе Иван һәм аеруча аның хатыны Наталья нык ярдәм иттеләр. Алексейны очратуым белән мин бик бәхетле. Аның кебек игелекле, яхшы күңелле кешеләр дөньяда аз. Аның өчен иң мөһиме — гаилә. Алар дүрт бала үскән. Олы абыйсына да повестка җибәргән иделәр, әмма аның баласы бар, хатыны да йөкле. Бер гаиләдән ике кешене алырга ярамый икән.

Таныш булыгыз: сапер Алексей

Якташыбызның позывное «Тихий», ул Донецк янында хезмәт итә. Сапер булып хезмәт итү аңа армиядән үк таныш, тәҗрибәсе җитәрлек. Аның хәтта Россия Оборона министрлыгыннан медале дә бар. Бервакыт аларның часте Хабаровск янындагы авылны су басу куркынычын булдырмый кала. Җимерү эшләре белән шөгыльләнәләр, кырда яшиләр. Медаль «Бурея елгасындагы гадәттән тыш хәл нәтиҗәләрен бетерүдә катнашучы» дип атала.

Таныш булыгыз: сапер Алексей

СВОда Алексей 3-4 кешелек төркемдә объектларны миналау яки миналардан арындыруга йөри. Күптән түгел аеруча мөһим бурычны үтәгәннәре өчен аны һәм төркемнең калган әгъзаларын дәүләт бүләгенә тәкъдим иткәннәр.

Таныш булыгыз: сапер Алексей

Һәркемгә мәгълүм, дошман чигенгәннән соң азат ителгән территориядә саперлар эшеннән соң гына йөрергә мөмкин. Ул бик куркыныч, билгеле бер белем, төгәллек һәм сак эшләүне таләп итә. Шулай булгач, аның позывное бик урынлы сайланган. «Сапер бер тапкыр гына ялгыша», дип юкка гына әйтмиләр бит. Ә миналар анда һәр җирдә диләр. Алексей, күптән түгел безнең дүрт сугышчыбыз утырган машинаның минага эләгүе турында сөйләгән иде. Машина шартлаган, бер кеше үлгән, өчесе яраланган.

Башкарылган эшләрдән соң егетләргә 3 көн ял бирелә. Ул чакта Алексей һәрвакыт шалтырата, чөнки задание вакытында алар телефоннарын өзәләр.

Аларның хәрби часте авылда урнашкан. Саперлар аны яклыйлар һәм заданиеләргә йөриләр, дип сөйләп үтте Кристина.

Алексей гуманитар ярдәмне көн саен алып киләләр, дип сөйләгән. КамАЗлар белән китерәләр: ипи, консервалар, хәрби киемнәр һәм аяк киемнәре. Азык-төлекләр белән безнең солдатлар җирле халык белән дә бүлешәләр икән.

— Видео аша сөйләшкәндә дә, кемдер керә һәм аңардан берәр нәрсә сорый. Леша шунда ук бирә. Авылда да кибетләр эшли башлаган инде.

Гуманитар ярдәмне, нигездә, башка районнардан — Чирмешән, Нурлат, Әлмәт, Түбән Камадан алып киләләр, чөнки аларның частендә бу яклардан сугышчылар күбрәк. Яңа Чишмә районыннан ул берүзе генә. Кристина аңа ялга кайткан хезмәттәшләре аша посылкалар җибәрә. Өч көн элек Чирмешән егете аша күчтәнәчләр җибәргән. Улы Егор балалар бакчасында әтисенә дип самолет, рәсем дә ясаган һәм әнисе белән әтисенә хат язганнар.

Хәзер Кристина үзен «кулга» алган. Алар өйләнешкәч, Бистәдә йорт сатып алганнар. Икесе дә шәһәрне яратмый, авылны өстен күрәләр. Аларның бакча, 11 тавык, берничә дуңгызлары бар. Хәзер барысын да Кристина үзе карый.

— Ничек тә булса эшләргә күнеккән идем инде мин, бу балалар йорты тәҗрибәсе, ди Кристина. 

Авыл җирлегендә аңа, мобилизацияләнүче кешенең хатыны буларак, ярдәм итәләр. Авыл советыннан Яңа елга азык-төлекләр, улына — бүләк, шулай ук бер капчык карабодай, терлекләргә ашату өчен бөртек тә биргәннәр. 4 ай элек үзенең беренче ялына кайткач, Алексей башка мобилизацияләнгән егет белән район башлыгы янына очрашуга килгән иде. Чәй табыны артында Вячеслав Михайлович хәрбиләрдән ничек хезмәт итүләре турында һәм алар нәрсәгә дә булса мохтаҗ түгелләрме, дип сораган.


Кристина үзенең ире турында соклану сүзләрен бик еш кабатлады: «Ул бик тә игелекле, оялчан, бернинди дә начар сүзләр әйтә алмый, зарланмый. Авылдашларга да һәрвакыт булыша. Печән төяшсенме, яки башка эшләрме. Беркайчан да каршы килми. Аның турында кемнән генә сорасаң да, „менә дигән кеше“ диләр. Ә балалар аны ничек яраталар! Аның артыннан йөгерәләр, аерылмыйлар, ничек диләр әле — итәгеннән дә төшмиләр! Наташаныкылар да (аларның дүрт баласы) Алексейны яраталар».

Беренче тапкыр ялга кайтуында Кристина белән Алексей христианнар кануны буенча никахлашырга теләгәннәр.

— Хәтта чакырылган фотограф Камил Салихов та безне бушлай төшерергә теләде. Ләкин Пост ае иде, ә ул вакытта никахлашу тыела. Ләкин чиркәүдә булмасак та, Камил безне фотога барыбер күп төшерде. Мин түләргә дә теләдем, ләкин ул, ирегез өчен бүләк, дип акча алмады.

— Әлбәттә, без барыбыз да әтиебезне бик сагынабыз. Анын кайтуын көтәбез, тизрәк күрергә һәм кочакларга телибез. Ә тагын да күбрәк аның бөтенләйгә һәм җиңү белән кайтуын көтәбез!

Камил Салихов фотосы.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев