Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Тәртип һәм иминлек сагында

10 ноябрь — Россия Федерациясенең Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көне

Эчке эшләр министрлыгының шәхси составы һөнәри бәйрәмнәрен эштә каршы ала. Алар һәрвакыт гражданнарның тынычлыгын саклыйлар һәм шул ук вакытта көндәлек бурычларны да уңышлы хәл итәләр. 

Һөнәри бәйрәм алдыннан тәртип сакчылары гадәттәгечә ветераннарны — ЭЭБнең элеккеге хезмәткәрләрен котлаганнар, хезмәт бурычын үтәгәндә һәлак булган хезмәттәшләрен искә алганнар, яхшы эшләүче хезмәткәрләрне билгеләп үткәннәр һәм агымдагы елның 10 аенда үз эшләренә йомгак ясаганнар.

Районның полиция бүлегендә үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен нинди күрсәткечләр белән каршы алулары турында Россия ЭЭМнең ТР Яңа Чишмә районы буенча бүлек начальнигы, полиция подполковнигы Александр Митрясов сөйли. 

«Район хакимияте белән үзара хезмәттәшлек чаралары комплексын гамәлгә ашыру райондагы оператив хәлне контрольдә тотарга мөмкинлек бирде. Массакүләм чараларның куркынычсызлыгы тиешле дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Күрелгән чаралар нәтиҗәсендә гадәттән тыш хәлләргә юл куелмаган. Полиция бүлекчәсенең оператив-хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге аерым хезмәтләрнең күрсәткечләре суммасына бәйле. 

Без җинаятьләрне ачыклауда уңай динамика күзәтәбез. Ләкин шунысын да әйтергә кирәк, безнең бүлек тарафыннан теркәлгән җинаятьләр саны да арта. Бу район халкының ышанучан булуы белән бәйле, кешеләр мәгълүмат технологияләре ярдәмендә дистанцион мошенниклык (акча урлау) корбаннары булалар. ЭЭМ әлеге төр мошенниклык турында күп тапкырлар кисәтте, әмма кызганычка каршы, участок хезмәткәрләренең һәм туганнарының сүзенә түгел, ә нәкъ менә алдакчыларга ышанучылар саны көннән-көн арта бара. Мондый җинаятьләрне ачыклау — күп вакытны һәм тырышлыкны таләп итә торган хезмәт. Мошенниклар еш кына башка төбәктә яки хәтта башка илдә дә булырга мөмкин. Бүлек хезмәткәрләренең барысы да зур йөкләнеш белән эшли, чөнки бездә кадрлар җитмәү проблемасы бар. Форсаттан файдаланып, мин 18 яшьтән өлкәнрәк, урта белемнәре булган гражданнарны үзебезгә эшкә чакырам. 

Эчке эшләр органнары хезмәткәрләрен һәм ЭЭБ ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйм! Зур перспективалар, карьераның алга барышын, үсеш алу мөмкинлекләренең күбрәк булуын телим. Эш көннәрегез куркынычсыз, янәшәдәге хезмәттәшләрегез ышанычлы, ихтыярыгыз көчле, фикерләрегез төпле булсын. Барыгызга нык сәламәтлек һәм иминлек теләп калам!

Кизү тору часте — полиция бүлегенең «баш мие» һәм монда бары тик тәҗрибәле һәм оештыру күнекмәләренә ия булган хезмәткәрләр генә эшли.

Тәртип һәм иминлек сагында

Яңа Чишмәнең «Кизү тору часте» бүлекчәсендә бер елдан бирле полиция капитаны Айрат Сатдаров хезмәт итә. Әмма бу вазыйфага кадәр ул 17 ел дәвамында ЮХИДИ бүлекчәсендә хезмәт куйган. Яңа Чишмә районы буенча ЭЭМнең Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәсенең ЮХИ пропагандасы буенча инспекторы булып, ул ЮТҺен профилактикалау буенча актив эш алып барды. 
Бүген Айрат Сатдаров, шул ук дәрәҗәдә мөһим хезмәт башкарып, үз эшенә барлык һөнәри тәҗрибәсен кертә. Үзенең яңа хезмәт урыны турында ул болай ди: «Куелган бурычлар күләме кимемәде, минем алда аларга җаваплы карау һәм сыйфатлы хәл итү максатлары тора. Аның каравы, үземнең ял көннәремне мин гаиләм — хатыным Әлфия һәм ике кызым — җиденче сыйныф укучысы Азалия һәм икенче сыйныф укучысы Ралина белән үткәрә алам». 

Дознание бүлеге үз категориясендә призлы урыннар ала.

Тәртип һәм иминлек сагында

Хезмәткәрләрнең профессиональлеге әлеге бүлекчәгә бу елның 10 ае нәтиҗәләре буенча «лидер» булырга мөмкинлек биргән.

Полиция майоры Диләрә Шәйхетдинова биредә 18 ел хезмәт итә. Шуларның 16 елын — Россия ЭЭМнең Яңа Чишмә районы бүлегендә өлкән дознаватель (сорау алучы) вазыйфасында. Эше җаваплы һәм байтак вакытны таләп итә, әмма Диләрәнең ышанычлы тылы бар — ире Илгиз һәм сигез яшьлек улы Адель аңа өй эшләрендә дә, өч яшьлек кызлары Лияны карауда да ярдәм итәләр. 

«Минем уйлавымча, уңышлы эшләүгә коллективтагы микроклимат та йогынты ясый. Мин хезмәттәшләремнән уңдым, дип әйтә алам: үз эшенең остасы булган юстиция майоры Наталья Зайцева белән бергә эшлим», — ди Диләрә Шәйхетдинова.

Полициянең участок уполномоченныйлары җинаятьләрне профилактикалау мәсьәләләрендә бердәм эш итәләр. 

Тәртип һәм иминлек сагында

Алар арасында подразделениенең барлык күрсәткечләре буенча иң яхшыларның берсе дип полиция капитаны Данис Рамазанов исемен атарга була. Югары икътисади белем алганнан соң, Данис бер ел армиядә хезмәт иткән, шуннан соң 4 ел Түбән Кама шәһәренең УФСИН куркынычсызлык бүлегенең кече инспекторы булып эшләгән. Яңа Чишмә полиция бүлегендә ул 2014 елдан бирле хезмәт итә. Агымдагы елның мартыннан полициянең өлкән участок уполномоченные итеп билгеләнгән. Әлеге һөнәргә ул өлкән абыйсы Радик үрнәгендә килгән. Абыйсы әйткәнчә, әлеге эштә иң авыры -беренче чорларда эшкә «кереп китү» икән. 

«Эшләвемнең беренче елында миңа ышанып тапшырылган һәм 4 торак пункттан торган участокны өйрәнергә, анда яшәгән кешеләр белән танышырга кирәк иде, — дип сөйли Данис. — Шөкер, үз участогымның территориясе, анда яшәүче кешеләр, эшемнең нечкәлекләре белән танышу тиз һәм җиңел үтте, бу эштә миңа остазларым Рамил Таһиров һәм Рәис Гыйззәтуллиннарның киңәшләре булышты». 

Данис өйләнгән, хатыны Гөлназ белән өч бала тәрбияләп үстерәләр.

Безнең полициянең уголовный розыск бүлекчәсе — республиканың иң яхшы бүлекчәләре арасында

Тәртип һәм иминлек сагында

Полициянең өлкән лейтенанты Ренат Фәрхәев уголовный розыск бүлекчәсенең нәтиҗәле оператив уполномоченныйларның берсе. 

Алты ел элек армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, Ренат Фәрхәев полициягә эшкә килә. Ул вакыттагы бүлек начальнигы Риват Сруров Ренатта оператив хезмәткәр потенциалын күрә һәм аны уголовный розыск бүлегенә эшкә ала. Ренатның эш итү дәверендә шундый бер хәл булган: «глухой» булып саналган эшне Фәрхаев тәүлек эчендә ачыклый алган. Аның өлкән хезмәттәшләре Ренатның үзенә бер төрле сиземлеге, ягъни сыщик сәләте бар дип саныйлар. Ренат үзенә уңыш юлдаш булуын һәм Александр Митрясов, Сергей Филатов, Петр Питеркин кебек хезмәттәшләре үрнәк булуын да әйтте.

Ренат һәм Альбина Фәрхәевләрнең Рахман исемле малайлары үсеп килә. Бәлки киләчәктә улы да әтисенең эшен дәвам итәр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев