ТАССРның 100 еллыгына: Яңа Чишмә районы тарихы фоторәсемнәрдә
Газетада рәсемдә 70нче еллар азагы 80нче еллар башында яшь агроном Хафиз Залаков, ә хәзер Яңа Чишмә районының сыйфат контроле төркеме җитәкчесе булып эшләүче пенсионер.
Хафиз Залаков тумышы белән Акбүре авылыннан, әмма хәзер Акъяр авылында яши. Яңа Чишмә районының авыл хуҗалыгында күп еллар җитәкче вазыйфаларда эшләгән. Белеме - Тәтеш совхоз-техникумы, Казан авыл хуҗалыгы институтының «Агрономия» белгечлеге буенча.
Аның хезмәт дәфтәрендә 6 ел баш агроном, аннары 5 ел «Советская Татария» колхозының партком секретаре, 6 ел - «Кичуй» колхозы рәисе, 4 ел Чистай районында «Ак булат» совхозы директоры булып эшләгән еллары. Пенсиягә кадәр 15 ел Яңа Чишмә районының үсемлекләрне саклау станциясен җитәкли.
Инде 12 ел пенсиядә, әмма актив тормыш алып бара, биш ел районда сыйфат контроле төркеме җитәкчесе булып тора. Моннан тыш, Акъяр авыл җирлегенең ветераннар советы рәисе буларак, Акъяр авылының иҗтимагый тормышында да актив катнаша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев