Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар авыллары тарихы: Чаллы Башы авылы

Әлеге авылның тарихы Яңа Чишмә районындагы башка татар авыллары тарихы белән күп яктан охшаш. Анда, көзгедәге кебек, үткән дәвер чагыла. Һәм шушы күренештә һәркемнең охшаш якларны табуы гаҗәп тә түгел. Ә тәфсилләбрәк тасвирлау әлеге тәэсирне көчәйтә генә.


Борынгы  замандагы  торак пункт


Чаллы Башы авылы тарихы архив документлары буенча 18 гасырдан башлана. Авыл турындагы беренче информация 1771-1773 еллар белән  билгеләнгән. Анда әйтелгәнчә, авыл “Чаллы“ дип атала, нибары 173 татар, 3 керәшен татары  яши. Казан губернасына (Чистай өязе) кергән торак пунктлар исемлегендә1858 елда Оренбург почта тракты буенча Чаллы елгасы янында урнашкан Чаллы Башы авылы 3296 нчы номер белән язылган, анда 777 ир-ат һәм 792 хатын-кыз (дәүләт крестьяннарыннан) яши. Авылда 245 хуҗалык булган. 1863 елда төзелгән мәчет эшләгән. “У Засечной черты“ китабында язылганча, Яңа Чишмә районы территориясендәге татар авылларына Нижегородск һәм Сембер крайларыннан, өлешчә Казаннан килгән кешеләр белән 17 гасырның икенче яртысында һәм 18 гасырның беренче яртысында нигез салынган.

Реклама


Исеме кайдан алынган


Чаллы Башы авылы Кама елгасыннан 40 км ераклыктагы аз сулы елга янына урнашкан. Ул Чаллы дип атала. Бу исем Татарстанда еш очрый. “Чаллы“ (Чоллык) – елга, чишмә башланган урын шулай атала. Шушы чишмә янына, елга башына (хәзер елга башы авылдан 1,5 км-га күчкән инде) моннан якынча 300-340 ел элек халык күчеп килеп урнашкан. Шуңа күрә дә авыл Чаллы Башы дип атала.
Мәшгульлек, мәхәлләләр, 
мәктәпләр
Халык нигездә игенчелек, терлекчелек, кустарь җитештерү белән шөгыльләнгән. 18 гасыр  урталарында Чистай өязенә керүче мишәр авылларын, шул исәптә Чаллы Башы да, Кама артында булган корабль ясауга яраклы агач материаллары исемлегенә кертәләр. Халык җәен атсыз, ә кышын атлар белән Кама артына  - шушы урманнарда эшләргә китәргә тиеш булган. Аларны лашманнар дип атаганнар. Лашман  вазыйфасыннан алар фәкать 19 гасыр уртасында гына азат ителгәннәр.
18 гасырга кадәр татар авылларында мәчетләр каршында мәхәлләләр төзелгән, мөселман мәктәпләре  эшләгән, әмма алар белән власть органнары кызыксынмаган һәм алар теркәлмәгәннәр (язу китапларында һәм ревизия язуларында исәптә торган).
Мәктәпләрдә фәннәр булмаган, ә фәкать китаплар гына булган,өстәвенә китапларны  махсус гарәп телен өйрәнмичә укыганнар, шуңа күрә тел һәм ислам нигезләре берүк вакытта үзләштерелергә тиеш булган. Кызларны мулла хатыны – абыстай  укыткан. Монда тотрыклы тәртип хөкем сөргән – хатын-кызлар язарга өйрәнергә тиеш булмаган. Мәктәп гомумбелем бирүче башлангыч мәктәпкә охшаш булган. Югары дәрәҗәдәге рухи белемне мәдрәсәдә алганнар.
Борынгы методлы мәктәпләрнең һәм мәдрәсәләрнең кимчелекләре булуга да карамастан, алар татар халкының телен саклауда, мөселманнарның рухи – әхлакый нигезләрен булдыруда мөһим роль уйнаган.
Авыл общинасы
1873 елдагы документларда авылда көчле янгын булуы турында искә алына, 15 августта 308 йортның 32 се янган, 1266 сум акча түләнгән. Шул ук елда тагын 10 йорт янган (иминият суммасы 552 сум тәшкил иткән).
1873 елда авылда 2 мәчет эшләгән Ахун Габделшакуров тарафыннан беренче мәхәллә мулласы итеп Сәләхетдин Әбделфәттахов, икенчесендә – Фәтхетдин Фәхретдинов билгеләнгән. Беренче мәхәллә 18 гасырның икенче яртысыннан эшли башлаган. 20 гасыр башында эшләгән мәчет 1863 елда төзелгән.
Җирләр авыл общинасы файдалануында торган. Барлыгы 400 дисәтинә тирәсе җир һәм 100 дисәтинәгә якын урман булган. Өч басулы чәчү әйләнеше булган. Һәр 12 ел саен община крестьяннар арасында  җирне бүлгән. 
Шундый тәртип хөкем сөргән: җирдән бары тик ир-атлар гына файдаланган. Бер ир-атка якынча 1,64 дисәтинә җир участогы туры килгән. Авылда җирләре булмаган яисә бик аз булган зур гаиләләр дә  булган. Авыл территориясендә алпавытлар булмаган. Әмма кайбер кулакларның зур җир участоклары бер җиргә тупланган булган. Столыпин керткән җир реформасыннан соң крестьян общиналары таркала башлый. Бай крестьяннар общинадан чыгып, зур җир участокларын үз артларына беркетә башлыйлар. Таланган крестьяннар үзләренең участокларын бай кулакларга сатарга мәҗбүр булалар. Мәсәлән, Булатов Гатаулла һәм Яруллин Лотфулланың 90 дисәтинәдән артык җирләре була. Крестьяннар  арасында катлауларга аерылу башлана. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дә хәлләр шәптән булмый. Иң якын хастаханә авылдан 25  км ераклыкта була.  1892 елда Чистай өязен, шул  исәптә Чаллы Башы авылын да Азия холерасы эпидемиясе чолгап ала. Бу вакыт авыл 6 нчы медицина участогына керә. Һәм эпидемия Старо-Шешминск һәм Ерыклы волостьларының 6 нчы участогында киң җәелә. 11 нән 18 сентябрьгә чаклы авылда 64 кеше авырый, шулардан 28 есе вафат була.
(дәвамы бар...)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев