Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татар авыллары тарихы Чаллы Башы авылы 2

Әлеге авылның тарихы Яңа Чишмә районындагы башка татар авыллары тарихы белән күп яктан охшаш

Анда, көзгедәге кебек, үткән дәвер чагыла. Һәм шушы күренештә һәркемнең охшаш якларны табуы гаҗәп тә түгел. Ә тәфсилләбрәк тасвирлау әлеге тәэсирне көчәйтә генә.
XVIII-XIX гасырларда эшмәкәрлек
Чистай өязе исправнигы (өяз полициясе начальнигы) отчеты буенча 1883 елда авылда 44 кеше кустарь промыселы белән шөгыльләнгән. Алар арасында 25 киндер тукыма тукучы булган (гомуми керемнәре – 25 сум). 6 кеше умартачылык белән шөгыльләнгән,  52  баш умарталары булган һәм гомуми керемнәре – 24 сум. 3 кеше мич чыгаруда мәшгуль  булса, 10 кеше җил тегермәне һәм ярма тарткыч тоткан. Промыселларга 50 ир-ат һәм 10 хатын-кыз киткән. 1896 елда авылда 393 йорт  булып, аларда элекке дәүләт крестьяннарыннан булган 1063 ир-ат һәм 1089 хатын-кыз яшәгән. Ике мәчет, 6 бакалея һәм бер мануфактура кибете эшләгән. Авыл халкына каралтылар һәм вакытлыча яшәүчеләр белән 4 тегермән хезмәт күрсәткән. 20 гасырга чаклы авылда сәүдә итүнең төп формасы булып ярминкәләр һәм базарлар торган.
Крайны өйрәнүчеләр билгеләп үткәнчә, Чистай өязе татарлары арасында “кызыл товар“ белән сәүдә итү (вак-төяк) киң таралган була. Татарлар тозга дип Соль-Илецкига (Оренбург якларына) һәм Урал ягына – Ирбит ярминкәсенә бик еш йөргәннәр. Йөк йөртү (олаучылык) киң таралган бизнес була, сәүдә итүнең иң  киң таралган төре – бакалея.  Россия империясе  законына нигезләнеп  авыл бакалея кибетендә бик нык чикләнгән товар җыелмасы гына сатылган:  чәй, шикәр, кәнфит, прәннек, тоз, борыч һәм лавр яфрагы, тәмәке, шырпы, сабын, серкә. Яңа Чишмә волосте буенча 1911 елда сәүдә һәм сәнәгать предприятиеләрен тикшерү журналларындагы мәгълүматлар буенча авылның биш кешесе  сәүдә әйләнеше елына 100 сум  булган бакалея кибетләре тоткан. Шуларның берсе Гатаулла Бикбулатовның 20 гасыр башында кирпечтән төзелгән йорты бүгенге көндә дә тора.
XIX һәм XX  гасыр  башы мәдәнияте
1880 елда авылда мәктәп эшли, 60 малай һәм 58 кызны  дүрт укытучы (2 ир-ат, 2 хатын-кыз) укыта, ә авылда  барлыгы 2091 кеше яши. 1883 елда авылда 308 йорт була, 2 мәчет һәм 2 мәктәп эшли. 1897  елда халык санын алганда авылда 2391 кеше яшәгән. 1911-1912 елларда авылда 560-600 гә якын хуҗалык һәм 400 дисәтинәгә якын җир була. 3 мәчет эшли. 
Октябрь  революциясенә кадәр авылда грамоталы кешеләр аз була. Бер кеше “Вакыт“ газетасын яздырып алган, ул вакыт ул  Оренбургта басылып чыккан. Революциядән соң белем эстәргә теләүчеләр арта. Кеше белемгә, мәдәнияткә тартыла. Тик мәктәп өчен бина булмый. Моңа да карамастан, 250 укучы җыела. Мөдир итеп империалистик сугыш инвалиды, Уфадагы “Галия“ мәдрәсәсен тәмамлаган 1892  елгы Габдрахман Мостафин билгеләнә. Мәктәптә бик күп  фәннәр укытыла башлый. Дингә бик нык бирелгән кешеләрнең  бәйләнүе аркасында крестьяннарның кайберләре мәктәпне ябуга ирешә (шундый котыртучыларның берсе Сөләйман исемле була).
1921 елда авылда ачлык һәм көчле янгын була, 300 хуҗалык яна. Күпләр ДнепроГЭСка, Комсомольскка, кайберләре Ярославльгә, Костромага китәргә мәҗбүр була. Укучы балалар саны утызга якын. 1925-1926 елларда тормыш җайлана башлый. Кайбер крестьян гаиләләре кабат авылга әйләнеп кайта. Әмма балаларның күпчелеге элеккечә укымый, ә аерым йортларда  укыту җайсыз һәм нәтиҗәсез була. Авыл советы утырышында  яңа мәктәп төзергә хәл итәләр. Җиде кешедән  торган комиссия булдырыла, Мостафин Габдрахман рәис итеп сайлана. Комиссия ярдәм сорап Каргалы  башкарма комитетына  мөрәҗәгать итә, ул исә Изгар авылыннан ерак түгел, Чаллы Башыннан 20 км ераклыкта  элекке бояр Владимирның агачтан салынган йортын бирә. Һәм шундый шарт куелган була: кыска гына вакыт эчендә йортны  алып кайтырга һәм төзергә. Халык бу карарны сөенеп кабул итә. Салкын кыш айлары була. Комиссия, халык ярдәме белән, салкыннарга  һәм буран булуга карамастан, өч атна эчендә эшне башкарып чыга. Атлар белән, югалтуларсыз, йортны сүтеп, яңа урынга алып кайталар. Ә җәен бинаны күтәрәләр. 1927 елның 1 сентябрендә 120 бала яңа уку елын иркен яңа мәктәптә каршылый. Бу зур вакыйга була. Бөтен волостьта  исәп буенча бу икенче мәктәп була. Чаллы Башы авылы халкы мәктәп булдыру эшендә беренчеләр исәбендә булган дип бернинди арттыруларсыз әйтергә мөмкин. Беренче директор итеп Мостафин Габдрахман билгеләнгән. Ваһапова Рокыя, Мостафина Хәдичә, Урманчеева Мөнирә беренче укытучылар булган. Мәктәп бинасы 47  ел хезмәт иткән.
Мәктәп тарихы Мостафиннар династиясе белән нык бәйләнгән. Әлеге педагогик династиягә нигез салучы булып Габделгафуров Мостафа Шиһабетдин улы тора, ул Татарстанның Яңа Чишмә районы Чаллы  Башы авылында 1876-1909 елларда мәдрәсәдә мөгаллим булган. Аның әтисе Шиһабетдин Габделгафуров 1879 елда беренче мәхәллә мәзине була. Мостафа Шиһабетдин улы гаиләсендә балалар  күп була, һәм ул барысына да яхшы тәрбия һәм белем биргән.
Габдрахман Мостафин (1892-1974) Уфада мәдрәсә тәмамлагач, туган авылы Чаллы Башына укытучы  итеп билгеләнгән, тиздән ул мәктәп төзелешен җитәкләгән. Авылда аны бик хөрмәт иткәннәр. Аңа киңәш сорап та килгәннәр, ул сүз белән дә, эш белән дә барысына да ярдәм иткән. Аның хатыны Гандәлиф Котбетдин кызы 25 ел мәктәптә укытучы  булып эшләгән. Ул курайда бик матур итеп уйнаган, шушы уен коралын үзе дә ясый алган.
Габрахманның ир туганы Исхак Урта Азиядә яшәгән, ул анда 36 ел укытучы  булып эшләп, үз гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган. Апасы Хәдичә (1891-1975) Әдәмсә авылында 35 ел укытучы булып эшләгән. Хәдичәнең  ире Максум  да укытучы, мәктәп директоры булган. Аларның ике баласы – Флюра һәм Рәмзис, киленнәре Сания дә педагог һөнәрен сайлаганнар.
Габдрахманның улы Җәүдәт Мостафин 1921 елда туган. Сугышка  кадәр, КДПИ-нең физика-математика факультетының 1 курсын тәмамлагач, математика укытучысы булып эшли башлаган. Әмма Бөек Ватан сугышы башланып, аның бөтен планнары һәм хыяллары ярты юлда бүленеп кала. 1942 елда ул үз теләге белән фронтка  китә. Сугыштан соң КДПИ-ның табигый-география факультетын тәмамлый һәм Чистай районының Исләй авылында эшли башлый. Зур җәмәгать эше алып  барып, пропагандачы , “Алга“ колхозының партия оешмасы   парторгы, иптәшләр суды рәисе була.
(Дәвамы бар...)
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев