Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

“Татарстан” колхозының чәчәк ату чоры

Шахмайда эреләндерелгән колхоз “Татарстан” исемен ала, рәисе итеп фронтовик Гайфетдин Хөснетдинов сайлана

Генераль секретарь Н.С.Хрущев тарафыннан 1955 елда башлап җибәрелгән шәхси хуҗалыклар белән көрәш нәтиҗәсендә авыл кешесенә 30 сутый өй  яны участогы, 1сыер, 4 баш сарык  тотарга гына рөхсәт ителгән (колхозда эшләргә күбрәк вакыты калсын өчен).

1958 елда  Н.С. Хрущев  күрсәтмәсе белән колхозларны эреләндерү,  МТС ларны бетерү башлана. Шахмай авылының “Ирек”, Акъяр авылының “Марс”, Чертуш авылының “К. Маркс”, Чаллы Башы авылының “Алга” колхозлары бер зур хуҗалыкка берләштерелә, Шахмайда 1945 елда Гомәр Сәлахов рәислек иткән чорда булдырылган МТС бетерелә (ул җитәкчелек иткән елларда колхоз идарәсе бинасы төзелә, колхоз бакчасы утыртыла, 1957 елда радиоузел булдырыла).  Берләшкән колхозга “Татарстан” исеме бирелә, рәисе итеп  фронтовик Гайфетдин Хөснетдинов сайлана. Колхозның 17421 га җире булган, шуның 15210 га - сөрүлек җирләр.
         Гайфетдин Хөснетдинов эшләгән елларны (1958-1980) колхозның чәчәк ату  яки бөек төзелеш чоры дип атап була. “Татарстан” колхозында беренчеләрдән булып 1959 елда эш көне өчен акчалата түләү кертелә (1960 елда - 1 эш көненә 1сум 65 тиен түләгәннәр, 1965 елда-3 сум 17 тиен). 1960 елда авыл электрлаштырыла.  1967 елда бөртеклеләрдән иң югары уңыш алына, “Татарстан” колхозына РСФСР Министрлар Советының һәм ВЦСПСның күчмә Кызыл байрагы һәм беренче  акчалата премия бирелә. Бу елда колхозның кереме 2,5 миллион сумнан  артып китә. Колхоз хисабына 1974 елда мөгезле эре терлек комплексы төзелә, анда сенаж башнясы, печән оны ясау цехы, салам җебетү урыны, эшчеләр өчен ял итү (“Красный уголок”) урыны, подвал  һәм, әлбәттә, аппарат белән савырга көйләнгән фермалар (аңа хәтле кул белән савылган) төзелә. Тавык һәм куян, сарык һәм дуңгыз фермалары да эшләгән. 1966 елда ак он һәм фураж тегермәне, Чаллы Башында кирпеч заводы, ындыр табагы, 4 авылда да мәктәп, балалар бакчасы, һәйкәл, кибет, клуб, китапханә биналары торгызыла, ремонтлана.  Авыллар арасында күтәртелгән юл салына. 1965 елда Шахмайда 320 урынлы типовой урта мәктәп, китапханә  төзелә. 1965 елда хатын-кызлар бригадасы ярдәмендә траншеялар казып, авылга су да кертелә. Зират тирәсе тотып алына, агачлар утыртыла. Шахмайда хәзерге мәчет урынындагы йортта  Чаллы Башыннан китерелгән йон тетү станогы куелган, ул халыкка хезмәт күрсәткән. Шул ук елларда шунда ук Чистай КБО филиалы - көнкүреш хезмәтләре күрсәтү комбинаты ачыла.  Анда авыл кешеләре өчен ателье да була. 1967 елда авылда 27 мотоцикл, 10 телевизор, 35 кер юу машинасы  исәпләнелә. 70 елларда беренче җиңел машина Хөснетдинов, соңрак Шәрипов, Галяуетдинов, Баһауетдиновлар хуҗалыкларында барлыкка килә. 70 нче еллар азагында
Чаллы Башы белән  Шахмай арасында яшелчә бакчасы утыртыла, анда мәктәп укучылары да хезмәт куйган. 1970 елдан башлап халыктан сөт җыю оештырыла. Аңа хәтле йон һәм йомырка гына җыела.  1973 елда Шахмайда  хуҗалык товарлары, аңа хәтле азык-төлек кибете төзелгән. Республикада беренчеләрдән булып авылга 1979 елда газ кертелә. Шул елларда колхоз ашханәсе төзелә. Талантлы җитәкче турында республика газеталарында әледән-әле мәкаләләр басылып чыккан.
Колхоз рәисе үз вакытында һәм  аңардан соң да яшьләрне авылда калдырырга тырышкан: мәктәп бетерүчеләргә кием, сәгать, сумка кебек бүләкләр биргәннәр, паспорт һәм аттестатны бирмәгән чаклар да булган.
      1980 елның 25 июленнән башлап, 1990 елның 31 мартына кадәр “Татарстан” колхозы белән Рәшит Лотфуллин идарә итә.  Бу елларда әле колхоз хәлле тормышта яшәвен дәвам итә, “үзгәртеп кору” чоры башланганчы, шактый эшләр эшләнә, эш хакы да вакытында бирелә. Шахмайда ындыр табагына асфальт җәелә, яңа ашлык киптерү, саклау, чистарту корылмалары төзелә.  Яңа фермалар, җылытылган автогараж булдырыла, авылга керү юлындагы күпер-плотина төзекләндерелә. Күп еллар элек утыртылган алма бакчасына салкын кыш зыян салгач, анда кабат 150 төп алмагач утыртыла. 1985 елда колхоз идарәсе артында яңа урам барлыкка килә: яшь гаиләләр өчен 2 шәр фатирлы 4 йорт төзелә. Иске клуб (революциягә кадәрге  мәчет бинасы) янгач, шул ук урында 1987 елда китапханә белән бергә яңа мәдәният йорты  салына. Кызганычка каршы, 90 нчы еллар башында колхозлар һәр җирдә яшәүдән туктый.

Материаллар Шахмай авылы мәктәбенең тарих укытучысы Әлфинә Хәбибуллина тарафыннан тәкъдим ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев