Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты искәртә: коры үләнне яндырмагыз
Коры үләнне яндырмагыз, анда яңа туган куяннар йоклый.
ТРның Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты районара бүлек начальнигы Дмитрий Хорьков Яңа Чишмә районында яшәүчеләргә коры үләнне яндыру флора һәм фаунага начар йогынты ясарга мөмкин, дип искәртә.
Былтыргы үләннәрне басуларда, чокырларда яки башка участокларда яндырганда, шуны исегездә тотыгыз: үлән арасында байтак кына кыр җәнлекләре, күбәләкләр, кош-кортлар булырга мөмкин.
Ут һәм төтен табигатькә бик зур зыян китерә: тереклек кенә түгел, ә үлән, чәчәк орлыклары да һәлак була.
Ә менә балтырган кебек агулы һәм башка чүп үләннәре, шулай ук күселәр басулардагы янгыннардан соң исән кала. Әгәр табигатьтә бары тик күселәр һәм балтырган гына үрчегәнен теләмәсәгез, коры үләннәрне яндырмагыз!
Яңа Чишмә янындагы юл буенда янган куак һәм үләннәрнең мәйданын санап булса, янгыннан үз-үзләрен коткара алмаган һәм һәлак булган хайваннарны -санап бетерү мөмкин түгелдер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев