Татарстан «Театраль Идел буе» фестивалендә «Перепутанная сказка» һәм «Микроскоп» спектакльләрен күрсәтәчәк
Фестивальнең финалы 2021 елның мартында була
«Театраль Идел буе» фестиваленең округ этабында Татарстан Республикасын Әлмәт нефть институтының «Дебют» студентлар коллективы «Микроскоп» спектакле белән, Казанның «ЕрашОК» балалар сатира һәм юмор эстрада театры исә «Перепутанная сказка» спектакле белән тәкъдим итәчәк.
Бәйгенең оештыру комитетыннан хәбәр итүләренчә, тамашачылар Татарстан, Башкортстан, Марий Эл, Мордовия, Удмуртия, Чувашия республикалары, Пермь крае, Киров, Түбән Новгород, Ульяновск, Оренбург, Самара, Пенза һәм Саратов өлкәләренең иң яхшы театр постановкаларын күрә алачак.
Төбәк этапларында җиңгән спектакльләрнең видеоверсияләре проектның http://театральноеприволжье.рф сайтында урнаштырылган.
Фестивальнең финалы мартта узачак. Финалга чыккан иҗат коллективларына истәлекле билгеләр һәм яңа спектакльне сәхнәләштерү өчен махсус грантлар тапшырылачак. Беренче урынга лаек булган коллективларга 200 мең, икенче урынга 150 мең, өченче урынны алган коллективларга 100 мең сум акчалата бүләк биреләчәк.
Идел буе федераль округының «Театраль Идел буе» балалар һәм яшьләр театр коллективлары фестивале беренче тапкыр 2019 елда үткәрелде. Ул чакта «Иң яхшы актриса» номинациясендә Татарстаннан Ләйсән Гатауллинаны бүләкләделәр.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы рәссамнарны «Театраль Идел буе» фестивале өчен афиша эшләргә чакыралар, дип хәбәр иткән иде. Бәйгегә гаризалар 2021 елның 25 февраленә кадәр кабул ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев