Шушы истәлекле көн алдыннан "Панджшер. 682" ветераннарның иҗтимагый оешмасы рәисе гвардия полковнигы Александр Ружин район җитәкчелегенә рәхмәт хаты белән мөрәҗәгать итте.
Анда менә ниләр язылган: "Татар халкының чын улын, сугышчы-интернационалист, "Сугышчан хезмәтләре өчен" сугышчан медале кавалеры Садыйков Марат Хамәтзакир улын тәрбияләгән өчен сезгә ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез, ул үзенең гамәлләре, яшәү үрнәге белән чын күңелдән җанын-тәнен биреп Ватанга хезмәт итә.
Без аны 80нче елларда Панджшер тарлавыгындагы (Әфганстан) сугышларда күрдек, батыр сугышчы Марат Садыйков чит илдә кеше хәленә керешеп сугышты. Шул чакта ук ул һәркем өчен үрнәк, җаваплы, дисциплиналы, геройларча батыр, таләпчән отделение командиры иде. Гвардия өлкән сержанты Марат Садыйков 682нче полкның данлыклы "Королевский" батальонының 1 нче гвардия мотоукчылар ротасына сугышчан кәеф (дәрт,тон) бирә иде. Без аның белән ул чакта да горурландык, әле дә горурланабыз һәм горурланачакбыз да.
Авылдашлары һәм Татарстандагы җан дуслары сүзләренә караганда, без Марат Садыйковның тыныч тормышта да үрнәк шәхес, ишле гаилә башлыгы булуын, өч ул тәрбияләп үстерүен, фермер хуҗалыгын җитәкләвен һәм бик әйбәт кеше - иптәш булуын ишетеп беләбез. 2016 елның декабрь, 2017 елның гыйнвар аенда без, "Королевский" батальоны ветераннары Минзәлә районы җитәкчелеге белән берлектә каты авырудан соң вафат булган хезмәттәш дустыбыз, сугышчы-интернационалист Сергей Кузнецов истәлегенә волейбол буенча турнир оештырдык. Марат Садыйков шушы турнирның иганәчесе булды".
"Җиңүчегә биреләсе исемле күчмә Кубок һәм бүләкне үз акчасына Сергейның якташы, фермер, "Королевский" батальоны ветераны Марат Садыйков сатып алды", - дип язып чыкты "Минзәлә" газетасы. "- Тулы ышаныч белән икеләнүләрсез, Татарстанда легендар якташлары турындагы хатирәләрне хөрмәтли һәм алар үрнәгендә, алар исеме белән киләчәк буыннарны тәрбияли беләләр, дияргә мөмкин!"
Татарстан җирендә Ватаныбызның, аның халкының якты киләчәге хакына данлыклы эшләрен дәвам итәрлек, зур хөрмәткә лаек геройлар бик күп. Әфганстанда барган сугыш елларында (1979-1989) Яңа Чишмәдән 83 кеше шушы кырыс тормыш мәктәбен узды. Аларның бишесе туган якларына цинк табутларда гына кайтты. Инде кайберләре тыныч тормышта да бакыйлыкка күчте. Тик һәрберсенең исеме - туганнарының, якыннарының, якташларының күңел түрендә.
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев