Татарстанда тагын 19 гериатрия кабинеты ачыла
Ел азагына кадәр өлкән яшьтәге 3,7 мең кешегә гериатрия ярдәме күрсәтеләчәк.
Быел «Демография» илкүләм проекты һәм «Өлкән буын» төбәк проекты буенча Татарстанда 19 яңа гериатрия кабинеты ачылачак. Гериатрия кабинетлары Казан, Чаллы, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида пәйда булачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.
Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр Аксубай, Алексеевск, Әлки, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә һәм Чирмешән район хастаханәләрендәге яңа гериатрия кабинетларында да медицина ярдәме алачак.
- Казан медицина академиясендә бездән табиб-гериатр белем эстәде, тик әлегә гериатрия кабинеты юк, - диде Яңа Чишмә РҮХ баш табибы вазыйфаларын башкаручы Наталья Роменская.
- Ел азагына чаклы безнең поликлиникада да без өлкәннәргә хас симптомлы кешеләргә тиешле ярдәм күрсәтә алырбыз дип өметләнәбез.
Ел азагына Татарстанда барлыгы 66 гериатрия кабинеты эшли торган булачак. Барлыгы 3,7 мең өлкән кешегә гариатрия ярдәме күрсәтергә планлаштырыла.
Бүгенге көндә республиканың 26 муниципаль берәмлегендә амбулатор шартларда гериатрия ярдәме оештырылган. 46 сырхауханә базасында 47 гериатрия кабинеты эшли. Быел табиб-гериатрлар өлкәннәрне 1 мең 235 тапкыр кабул иткән, ә 1 мең 530 кеше стационарда гериатрия ярдәме алган.
Хәзерге вакытта 12 райондагы 13 медицина оешмасында геронтология өлкәсе өчен 170 урын булдырылган, аларның 143 урыны 2019 елда ачылган. Быел авыруларны дәвалау вакыты уртача 18 көнгә кадәр озайтылган. Табиблар «картлык астениясе» симптомы булган, начар ишеткән һәм күргән, хәтере чуала башлаган кешеләрне ачыклап, аларга медицина ярдәме тәкъдим итә.
Гериатрия белгече булган табибларны Казан дәүләт медицина академиясендә әзерлиләр.
Подробнее: https://tatar-inform.tatar/news/health/17-06-2020/demografiya-ilk-l-m-proekty-buencha-tatarstanda-tagyn-19-geriatriya-kabinety-achyla-5750147
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев