Яңа Чишмә хәбәрләре

Яңа Чишмә районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Татарстанда Яңа елга иң яхшы бизәлгән шәһәр яки авылга 11 миллион сум акча биреләчәк

Җиңүчеләр алты номинация буенча үзара приз фондын бүлешәчәк.

 2019 елның 25 декабреннән 2020 елның 25 гыйнварына кадәр республикада
муниципаль берәмлекләр арасында Яңа ел чарасына һәм бәйрәмгә иң
яхшы бизәлеш буенча конкурс уза.. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат
агентлыгына ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Анатолий Фомин сөйләде.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән җиде
ел элек безнең торак пунктларын, муниципаль районнарны һәм шәһәр
округларын иң яхшы бизәүгә беренче конкурс игълан ителгән иде. Шул
вакыттан бирле бу хәрәкәт елдан-ел киң колач ала. Ул үз эченә
муниципаль районнар эшчәнлегенең теге яки бу өлкәсендәге кызыклы
һәм стандарт булмаган тәкъдимнәрне, креатив карарларны ала бара», —
диде Фомин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев