Татарстанда яшәүчеләргә җирле үзидарә органнары эшчәнлеген бәяләргә тәкъдим иттеләр
2019 елда үткәрелгән сораштыруда 10 меңнән артык кеше катнашкан
Татарстанлыларны җирле үзидарә органнары, шулай ук халыкка хезмәт күрсәтүче учреждениеләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләүгә багышланган онлайн-сораштыруда катнашырга чакыралар. Чара ел саен 31 декабрьгә кадәр үткәрелә. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Сораштыру аноним рәвештә уздырыла, аның нәтиҗәләре җирле үзидарә органнары һәм халыкка хезмәт күрсәтү оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү буенча тәкъдимнәр әзерләү максатыннан кулланылачак», - дип искәрттеләр министрлыкның матбугат хезмәтендә.
Идарә карарлары чыгару сораштыруның төп нәтиҗәсе булачак. Әлеге карарларны эшнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерәчәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев