Татарстанда комбайнчылар арасында республика Президенты грантларына конкурс башланды.
Грантлар урып-җыю конвейерының барлык участокларында да игенчеләрне югары җитештерүчәнлекле хезмәткә кызыксындыру максатыннан билгеләнгән.
Республиканың барлык районнарында нәтиҗәләрне объектив исәпләргә һәм аларны үз вакытында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына тапшырырга кирәк.
Конкурсның приз фонды 100әр мең сумлык 200 премия тәшкил итә. Шуңа күрә безнең Яңа Чишмә комбайнчыларына омтылырга урын бар!
Подписывайтесь на наш Telegram-канал "Шешминская новь"
Нет комментариев